

Берничә атна элек Башкортстанда, ике атна комада булганнан соң, яшь биюче, Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләгән Азамат Заһиров вафат булды. Ул туганнарына бакчада булышканда какы татып караган. Фаразларның берсе буенча, үсемлеккә химикатлар эләккән, алар белән участокны яки бакча янындагы кырны эшкәрткән булганнар.
Азамат Борай авылына туганнарына ярдәм итәргә кайткан булган. “Бүген безнең йөрәкләребез авыртудан өзелә. Коллегабыз, дустыбыз, талантлы биюче Азамат вафат. Күптән түгел ул үзенең туган ягы – Борай авылына кайтып киткән иде, анда туганнарына булышкан, бакчада эшләгән. Ул какы җыйган, ә колхоз якында гына урнашкан үз кырларын төрле химикатлар белән эшкәрткән булган. Җил әлеге химикатларны төрле якка таратып, барлык үләннәр дә агулы булган.
Азамат бик каты агуланган. Берничә көн үзен начар хис иткән, температурасы күтәрелгән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Табиблар соңга кадәр аның гомере өчен көрәшкән. Без аны коткарырга тырышкан, өметләнгән, ярдәм иткән һәрбер кешегә рәхмәтле. Азамат ике атна комада булды, ләкин табибларның тырышлыкларына карамый, аның организмы чыдый алмаган. Ул безнең арабыздан китте.
Азамат төркемебезнең йөрәге һәм горурлыгы иде. Мин белгән иң якты, мәрхәмәтле, самими кешеләрнең берсе. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы безнең белән мәңге калачак. Урының оҗмахта булсын, Азамат. Барлык туганнарының, дусларының, якыннарының кайгысын уртаклашам”, – дип язды аның турында Ришат Төхвәтуллин.
Җырчы белән хушлашырга Ришат Төхвәтуллин үзе һәм аның төркеме кайтты. Видеолардан күренгәнчә, Азаматларның ишегалдына бик күп халык җыелган. “Дуслар, без бүген
Борайда Азаматыбызны озатабыз. Бик кыен яшьләр киткәндә. Бик акыллы, игелекле егет иде. Авыр туфрагы җиңел булсын, әти-әниләренә Аллаһ ярдәм бирсен. Азаматны озатырга бик күп кеше килгән. Безнең команда да монда”, – дип сөйли җырчы Гүзәл Асылбаева.
Кеше үлсә, бигрәк тә бу фаҗигале үлем булса, тизрәк гаеплене эзли башлыйсың. Бу — кешенең психологиясе. Хәтта кеше үзе теләп дөньядан киткәндә дә кемдер гаепле була кебек. Аны табасы, җавапка тарттырасы килә. Бу очракта яшь егетнең шушындый мәгънәсез үлеме күпләрне тетрәндерде һәм, әлбәттә, җаваплыларны эзләргә мәҗбүр итте. Тәүдә Азамат өзгән үлән үскән җирнең авыл хуҗалыгы кооперативы кырына тоташканлыгы ачыкланды. “АиФ”ка билгеле булуынча, бер атна элек аны агрохимикатлар — фаразланганча, киң спектрлы гербицид белән эшкәрткәннәр. Җил куркыныч кушылмаларны кырдан читкә очырып алып киткән, һәм аның зонасына янәшәдәге территория — авыл кешеләренең яшелчә бакчалары да эләккән.
Якынча мәгълүматларга караганда, үлән пробаларында чәчүлекләрне эшкәрткәндә кулланыла торган химик кушылма эзләре табылган. Экспертларның рәсми бәяләмәсе әлегә юк, әмма егетнең туганнары урындагы экология хезмәтләренә запрослар җибәргән инде.
Ләкин Азаматның гомере өзелүгә какы гаепле икәненә ышанмаучылар да бар. “Бер генә гербицид та кешене агулый алмый. Өстәвенә, ул яшел өлешләрен ашаган. Препараттан алар саргаеп кибәргә тиеш иде. Үсемлекләргә минималь доза эләгүне сизмәячәксең. Ә үләр өчен тонна яшеллек ашарга кирәк”, – дип язган берәү социаль челтәрләрдә.
“Барысы да шундый акыллы, ә бу эшкәртүләрдән соң тирә-юньдә бернинди тереклек калмаганын беркем дә сизмиме? Ни өчен элек эшкәртмичә генә уңыш үстергәннәр? Ә хәзер ничә умартачы үлгән бал кортларын көрәк белән җыя, ничә вак кош үлә, бу бизнесменнарның күзләре урынына – биш сум, баш мие урынына – акча, вөҗданнары юк. Ә агулану өчен бер тонна түгел, йөз грамм да җитүен хәтта беренче сыйныф укучысы да белә. Үлгән кешене мыскыл итү оят, Аллаһ барысын да күрә. Урыны ожмахта булсын балакайның”, – дигән бер апа.
Гомумән, күзәтчелек органнарында аңлатуларынча, Башкортстан авылларындагы басулар, чыннан да, еш кына торак пунктларга якын урнашкан, һәм бу гамәлдәге нормативларга туры килми. Аерым алганда, кырларны чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү өчен ара булу мәҗбүри. СанПиН 2.1.3684-21 нигезендә, ул 300 метрдан да ким булмаска тиеш.
“Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән җир өсте ысулы белән эшкәрткәндә торак пунктлардан, хуҗалык-эчү һәм көнкүреш суларыннан файдалану чыганакларыннан, халыкның ял итү урыннарыннан һәм авыл хуҗалыгы культураларын карау буенча кул эшләре башкару урыннарыннан, җилләр розасын исәпкә алып, ара 300 метрдан да ким булмаска тиеш, – диелә әлеге документның 279 пунктында. – Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тау һәм тау алды районнарында ранец сиптергечләр кулланып эшкәртүләр үткәргәндә күрсәтелгән араларны 50 метрга кадәр кыскарту рөхсәт ителә”.
Әгәр авыл янындагы басу бик күптәннән бар, һәм аның чикләре тарихи формалашкан икән, белгечләр 300 метр чамасы мәйданда күпьеллык үләннәр чәчәргә киңәш итә, авыл хуҗалыгы культураларыннан аермалы буларак, аларны эшкәртү таләп ителми.
Республиканың күзәтчелек органнарына кырларны химикатлар белән эшкәртү буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Кешеләр еш кына хәле начараюга һәм бакчадагы уңышның һәлак булуына зарлана һәм моны басуларны эшкәртү белән бәйли. Әмма практикада бу шикаятьләрнең күбесе раслау тапмый.
Борайдагы фаҗига – якында гына авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелсә, хәтта без ашарга күнеккән үсемлекләрнең дә үлем куркынычы белән янавын искә төшерергә сәбәп. Белгечләр фикеренчә, бүген кырларда кулланыла торган гербицидлар һәм пестицидлар 3-4 атнага кадәр актив булып калырга мөмкин, бигрәк тә эссе һәм коры һава торышында. Әгәр яшелчә бакчасы кырга терәлеп тора икән, нинди препаратлар кулланылганын ачыкларга, һәм үләнне ныклап карарга кирәк: гадәти булмаган ис, ниндидер таплар, әчелек — болар барысы да хәвефле сигналлар. Сиптергәннән соң ике атна эчендә үсемлекләр һәм кыргый үләннәр җыю аеруча куркыныч.
Экспертлар сүзләренчә, әгәр сөрелгән җирләр яки фермер хуҗалыгы белән янәшә яшисез икән, участок чигендә кыргый үләннәрне җыймагыз. Бигрәк тә мондый яшеллекне эшкәртмичә кулланмагыз.
Нинди яшь гомер өзелде. Гасырлар буена яратып ашаган үләннәнме? Әмма ашламалар, химия һәм авыл хуҗалыгы ритмы белән бергә заманнар да үзгәрде. Өстәлгә нәрсә куйганыбызны барыбыз да беләбезме? Бәлки, бүген шул турыда да уйланырга кирәктер.