+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 июль 2025, 03:30

Балалар да, өлкәннәр дә батып үлгән...

 Бер ир исерек килеш көймәдән күлгә сикереп төшеп юк булган. Ике хатын-кыз да ару гына салган булган, диләр...

Балалар да, өлкәннәр дә батып үлгән...Балалар да, өлкәннәр дә батып үлгән...
Балалар да, өлкәннәр дә батып үлгән...
Ял көннәрендә республикада сулыкларда 14 яшьлек малай, ике хатын-кыз һәм дүрт ир-ат һәлак булганнар.
 
Тагын бер үсмернең гәүдәсен эзлиләр. Алар барысы да җиһазландырылмаган пляжларда ял иткән.

МЧС мәгълүматлары буенча, Учалы районы Озынгул авылы янындагы Озынкүл күленнән шаһитлар һәлак булган 26 яшьлек ир-атны тартып чыгарган. Башта ул исерек килеш көймәдән сикереп төшкән дә суга кереп югалган.

Калтасы районының Югары Тыхтем авылы буасыннан шаһитлар 28 яшьлек ир-атның гәүдәсен чыгарган.

Дүртөйле районының Иске Кәңгеш авылында Агыйдел елгасында коткаручылар 14 яшьлек малайны үле килеш тапкан.

Борай районының Вострецово авылы янындагы Агыйдел елгасыннан шаһитлар 14 яшьлек кыз баланы коткарырга тырышканда батып үлгән 41 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган. Баланың гәүдәсе әле табылмаган, эзләү дәвам итә.

Салават районының Лагыр авылында Әй елгасыннан ял итүчеләр 70 һәм 42 яшьлек хатын-кызларның гәүдәләрен чыгарганнар. Алар исерек хәлдә батып үлгән.

Мәләвездә Агыйдел елгасыннан шаһитлар балык тотканда баткан ир-ат мәетен таба.

Һәрбер вакыйга буенча оператив-тикшерү чаралары үткәрелә, дип билгеләделәр МЧСта.

Сулыклар янында ял иткәндә сак булыгыз! Балаларыгызны күз уңыннан ычкындырмагыз!

Фото: БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас