+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 июль 2025, 07:25

Берсе икенчесен коткарырга ташланган...

Салават районында коточкыч хәл булган.

Берсе икенчесен коткарырга ташланган...Берсе икенчесен коткарырга ташланган...
Берсе икенчесен коткарырга ташланган...
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, ике хатын-кыз Әй елгасы буйлап катамаранда йөргән.

Ниндидер мизгелдә аларның берсе суга егылып төшә һәм бата башлый, икенчесе аны коткарырга ташлана. Кызганычка каршы, икесе дә һәлак була. Аларның берсенә - 70, икенчесенә 41 яшь була.

Элегрәк 14 яшьлек малай, ике хатын-кыз һәм дүрт ир-атның суга батып үлүе турында язган идек. Тагын бер үсмернең гәүдәсен эзлиләр. Алар барысы да җиһазландырылмаган пляжларда ял иткән.

Фоито: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас