Безнең техникумнан бер төркем студентларны совхозга булышырга җибәрделәр. Кызларны – тимер-томырсыз урыннарга, егетләрне исә тракторчыларга ярдәмче итеп билгеләделәр. Шунда кыр сакчысы вазыйфасына кеше кирәклеге ачыкланды. Авыл кешесе булса яхшырак, атта утырып караганы булса тагын да әйбәтрәк. Элекке сакчы укуга киткән, иярен дә үзе белән алган. Мин сакчы итеп сайландым...
Менә мин – 160 сантиметр буйлы егет ат янында басып торам. Ияре юк, аркасы шома, тотынырлык урын да юк. Атка утыруның бердәнбер ысулы: башта коймага менәргә кирәк, аннары – коймадан атка сикерергә. Ә ат, әлбәттә, койма янында тик кенә тормаячак. Ләкин тиздән мин бу мәсьәләне хәл иттем. Менә шулай эш көне башланып китте. Миңа кайсы кырларны сакларга тиешлеген әйттеләр. Эшем гади: атка утырып, кыр буйлап йөрергә, малларның иген басуларына керүенә юл куймаска.
Кичкә таба минем бер урыным шулкадәр сыдырылды ки, ат янәшәсендә, аның белән дусларча җитәкләшеп кенә йөрергә калды кебек. Икенче көнне янә ат янына килгәч, ат караучы хәлемне аңлап, миңа буш капчык бирде: “Салам тутыр”, – диде. Менә сиңа беренче сортлы кулдан ясалган ияр! Атта йөргәндә ул шуышса да, мин аңа ияләштем. Шулай итеп ат караучы белән дуслашып киттем.
Көтмәгән җирдән куркыныч туды – кызлар! Гомер юлымда кызлар игътибарын күп күргән кеше түгел идем. Кечкенә буем, тыйнак кыяфәтем мине һәрвакыт күләгәдә калдырды. Ләкин хәзер… хәзер иң зур аргументым – минем атым! Кызлар миңа шулкадәр матур сүзләр әйтә иде, алардан хәтта башым әйләнде, колаклар кызарды, битем елмайган килеш катып калды. Алар шулай миннән атны алырга тырыша иде. Каршылык күрсәтә алмадым, дилбегә һәрвакыт аларга эләгә торган иде. Менә шунда минем өчен иң зур куркыныч – хатын-кыз булуын аңладым. Алар алдында мин – көчсез, сыгылмалы. Бер сүз белән – иммунитет юк.
Барысы да әйбәт бара иде: салам тутырылган ияр (аңарда хәтта йоклап та була иде), ризык, авыл халкының җылы мөнәсәбәте. Ләкин язмыш миңа тагын бер сынау әзерләгән. Бервакыт кыр буйлап йөргәндә безнең практика кураторы очрады. Ул иген кырына һөҗүм иткән дистәләгән бозауның хуҗаларын терлекләренә күз-колак булмаган өчен сүгә иде. Куратор миңа бозауларны совхоз көтүлегенә куарга кушты. Мин шундук эшкә тотындым – бозау куа белә идем – авыл малае.
Икенче көнне иртә белән басуда йөргәндә, бер сүз дәшмичә, миңа ачулы итеп карап торган картлар төркемен күрдем. Алар, ахры, шул бозаулар хуҗалары булганнардыр. Бу – бетеп барган урыс авылында яшәүче ялгыз пенсионерлар иде. Ә бозаулар – аларның соңгы байлыгы. Балалары, оныклары авылга кайтмый.
Көнем бозылды, күңелдә – нахак эштә катнашу хисе, үземдә гаеп тойдым. Мин гаделлекне яратам, бозау кууым белән гаделсезлеккә барган кебек булдым. Һәр егетнең үсеш баскычында шундый мизгел була: һәркем дөреслекне үзе табарга тиеш.
Иртән куратор мине ашханә янында туктатты да 17 сум акча бирде, тырыш хезмәтем өчен премия. Ни өчендер бу акча миңа шатлык китермәде. Әйтерсең, аларда кара тап бар иде, ә кире бирергә кыен. Үзеңә тотынырга – йөрәк кушмый. Ат караучы белән бу хакта сөйләштем. Ул гадел киңәш бирде: бу акча – изге эшкә тотылсын. Я булмаса, дуслар белән утырырга, уртак табын әзерләргә кирәк.
Ике көннән теге бозаулар тагын кырга һөҗүм итте. Бу юлы аларны совхозга түгел, кырдан ике чакрым ераклыкта урнашкан яланга куып илттем. Кичен алар өчен курыктым: бозаулар югалмасмы? Юк! Кичен бер-бер артлы тезелеп, матур гына кайтып керделәр.
Икенче көнне куратор янә бозауларга игътибар итәргә кушты. Кичен тагын сорады: “Бозауларны күрмәдеңме?” Мин: “Юк”, – дидем. Ә үзем аларны иртүк янә кырдан куып алып китеп, яланга илттем. Куратор үзе тикшерергә чыкты. Кыр – чиста.
Практика озак бармады. Мин дә бу эштән китәргә җыендым. Киткәндә күрәм – бозаулар басуда йөри. Ничек кенә булмасын, бу юлы җаваплылык инде минем өстә түгел. Иң сөендергәне – икенче көнне кырда урып-җыю башланачак икән. Шулай итеп, минем практика тәмамланды. Ә минем тормышта яңа сәхифә ачылды – уку елы башланды. Техникумда уку…
Рәүзәт МИНҺАҖЕВ.
Уфа шәһәре.