+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 июль 2025, 14:30

Хатынына ут төрткән ир хөкем ителде

Башкортстан Югары суды «Аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү» мәддәсе буенча 60 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Хатынына ут төрткән ир хөкем ителде
Хатынына ут төрткән ир хөкем ителде
Прокуратура матбугат хезмәте һәм Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, ир-ат һәм аның хатыны  еш кына бәхәсләшкән.  Былтыр гыйнварда исерек ир балаларга өй бүлгәндә өлешләр бүлеп бирү мәсьәләсендә килешмәү аркасында чыккан чираттагы талаш вакытында билгесез предмет белән көнкүреш газ баллонын тишкән.

Шуннан соң ул чыккан газга ут төрткән һәм ялкын агымын хатыны ягына юнәлткән. Хатын-кызның тән өслегенең һәм сулыш юлларының 95%ы термик пешү алган. Соңрак ул медицина учреждениесендә вафат була. Фаҗигадән соң ир күршеләренә янгын турында хәбәр итеп мөрәҗәгать итә, әмма кылган гамәле турында әйтми.

Ир-ат үз гаебен 
өлешчә таныган. Суд аңа 12 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Фото: БР Прокуратурасы

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас