

Фаҗига Стәрлетамак районында, әлеге трассаның 135нче чакрымында булган, анда ике җиңел автомобиль – "Lada Largus" һәм "Kia Optima" бәрелешкән. Фаҗига хәлләре "Зианчура таңнары" сайтына һәлак булган "Киа" йөртүчесе Булат Собхангуловның абыйсы сөйләгәннәрдән билгеле булган.
Беренчел фараз буенча, "Lada Largus" йөртүчесе "Kia Optima" автомобиленә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән, чит ил машинасы юл читенә чыгып очкан һәм әйләнеп капланган. Һәлакәт урынына кичекмәстән ашыгыч хезмәтләр килгән, шул исәптән МЧС коткаручылары да, әмма һәлакәттә катнашучыларның барысын да коткарып кала алмаганнар.
Машиналар бәрелешү нәтиҗәсендә 22 яшьлек "Kia Optima" йөртүчесе Булат Собхангулов, шулай ук "Lada Largus" автомобиленең 40 һәм 51 яшьлек ике пассажиры шул урында үлгән. Тагын ике зыян күрүче җитди җәрәхәтләр алган һәм якындагы медицина учреждениесенә китерелгән. Алар арасында Булатның йөргән кызы 21 яшьлек Элина да булган. Элина реанимация бүлегенә китерелә, анда аңа ашыгыч операция ясала. Әлеге вакытта аның гомеренә берни дә янамый, әмма алган җәрәхәтләр озак һәм катлаулы тернәкләнү чорын таләп итәчәк.
Булат Собхангулов тумышы белән Стәрлебаш районының Тормай авылыннан. Ул төньяк төбәкләрдә бораулаучы ярдәмчесе вазыйфасын биләп, вахта ысулы белән эшләгән. Егет киләчәккә планнар корган, музыка белән шөгыльләнгән һәм, якыннары сүзләренчә, тормыш энергиясе белән тулы булган. Булатның абыйсы Фидан сөйләгәнчә, ул кичне егетнең кая баруы турында гаиләнең әлегә кадәр төгәл мәгълүматы юк, ул бары тик дус кызы белән машинада йөреп килергә уйлаган булса кирәк.
Юл-транспорт һәлакәтендә алдан "Lada Largus" йөртүчесе гаепле дип табылган, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, чит ил машинасына юл бирмәгән. Авария факты буенча җинаять эше кузгатылган.
"Булат светофорның яшел сигналына барган, - дип ачынып хәбәр итә Фидан. – «Лада» йөртүчесе аны үткәрергә тиеш булган, ләкин алай эшләмәгән".
Булат Собхангуловны җирләү аның туган авылында узган. Әти-әнисе кече улын югалтуны бик авыр кичерә. Дуслары һәм танышлары аны шат күңелле, һәрвакыт ярдәм итәргә һәм кәефне күтәрергә әзер кеше буларак искә ала. Аның үлеме аны белгән һәркем өчен зур югалту булган.
"Булатик чын кояш, йөзендә һәрвакыт елмаю иде. Бик сөйкемле һәм ягымлы егет, аның чын дуслары күп иде. Ул тормышны ярата иде. Без ноябрьдә ялга бергә очарга ниятләгән, һәм фаҗига алдыннан гына путевкалар алырга җыенган идек, әмма тормыш башкача хәл итте, егетне алып китте, – дип сөйли аның якын дусты Тимур. - Ул бик яхшы бии иде, җырлар яза иде. Күптән түгел Казаннан кайтты, анда эшкә урнашу мөмкинлекләрен белеште. Аның кебек кешеләр болай иртә китәргә тиеш түгел..."
Тимур шулай ук Булатның тугры һәм ышанычлы дус булуын, якыннарына һәм кадерле кешеләренә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булуын билгеләп үтә.
Фото:МЧС России по РБ