+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 июль 2025, 06:20

Юлда бер гаилә һәлак булган

Башкортстанда яшәгән гаилә Татарстанда юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган. Ата-ана балалары белән Түбән Кама термаларыннан ялдан кайтып барган...

Юлда бер гаилә һәлак булганЮлда бер гаилә һәлак булган
Юлда бер гаилә һәлак булган
Татарстан прокуратурасы мәгълүматы буенча, узган атнада Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Приора» һәм "Volkswagen Polo" бәрелешкән. Үзебезнең автомобиль йөртүчесе каршы як полосага чыккан.

Һәлакәттә «Лада»ның 29 яшьлек йөртүчесе, аның 24 яшьлек хатыны һәм аларның 3 яшьлек улы, шулай ук чит ил машинасының 67 яшьлек пассажиры һәлак булган. Тагын ике кеше, шул исәптән "Volkswagen"дагы бала зыян күргән-аларны хастаханәгә салганнар. Полициядә билгеләп үткәнчә, «Лада» пассажирларының каешы эләктерелгән, ә бала автокреслода булган.

Булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклаучылар ачыклый.

Фото: Татарстан прокуратурасы

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас