+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 июль 2025, 05:45

Бала тәрәзәдән егылып төшкән

Кызганычка каршы, 2023 елгы малайны коткара алмаганнар.

Бала тәрәзәдән егылып төшкәнБала тәрәзәдән егылып төшкән
Бала тәрәзәдән егылып төшкән
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, кичә көндез «112»гә Күмертауда Гафури урамындагы йортта бала тәрәзәдән егылып төшкән, дигән хәбәр килгән. Кызганычка каршы, 2023 елгы малайны коткарып кала алмаганнар.

Элегрәк Стәрлетамакта ике тапкыр биеклектән егылып төшү очрагы булган иде. Балаларны дәваханәгә китерелгән.

Эссе көннәрдә күпкатлы йортларның ачык тәрәзәләреннән балалар егылып төшү очраклары арта. Тәрәзәләрегезне биккә куегыз. Балаларыгызны саклагыз!

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас