+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 июль 2025, 03:20

Япь-яшь гомерләр өзелә...

Кичә Яктыкүлдә "Юбилейный" шифаханәсенең җиһазландырылган пляжында ял итүчеләрне тетрәндергән гадәттән тыш хәл булган.

Япь-яшь гомерләр өзелә...Япь-яшь гомерләр өзелә...
Япь-яшь гомерләр өзелә...

Дуслары белән "Родина" пляжында ял иткән гидроциклдагы ир-егет «Юбилейный» шифаханәсенең экскурсия катеры белән бәрелешкән.
Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, гидроциклдагы ир үлемечле җәрәхәтләр алган. Ул ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үк үлгән.

Инцидент вакытында катерда моторист кына булган. Бәхеткә, ул зыян күрмәгән.

Һәлак булган иргә 34 яшь, ул Уфада яши, гидроцикл белән идарә итү хокукына таныклыгы булмаган.

Тикшерү органнары фаҗиганең барлык хәл-шартларын ачыклый.

Фото: "Әбҗәлил" сайты.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас