+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 июль 2025, 11:40

Кормыш чаккан һәм... инфаркт

Башкортстанда яшәүче бер хатын һич уйламаганда операция өстәленә эләккән.

Кормыш чаккан һәм... инфарктКормыш чаккан һәм... инфаркт
Кормыш чаккан һәм... инфаркт

32 яшьлек хатынны Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә тәненә тимгелләр чыгу, күз кабаклары шешү һәм һава җитмәү сиптомнары белән китергәннәр. Бер көн алдан пациентның кулын кормыш чаккан була. Нәтиҗәдә, бик көчле аллергик реакция барлыкка килгән. Дүрт сәгать эчендә пациентның хәле начарланган, күкрәгендә кысып авырту барлыкка килгән.

Ашыгыч ярдәм табиблары хатынны яшәү урыны буенча үзәк дәваханәгә китергән, анда белгечләр ЭКГ ясап, үзгәрешләр барлыгы ачыкланган. Аннары хатынны Республика клиник дәваханәсенә китергәннәр. Биредә табиблар сирәк очрый торган Коунис синдромы — коронар артерияләрнең аллергик спазмы аркасында килеп чыккан миокард инфаркты диагнозын куйган.
Пациентның йөрәгеннән ашыгыч рәвештә тромб алганнар, һәм дәвалау курсыннан соң, ул терелә башлаган.

Табиблар шуны искәртә: көчле аллергия булганда кирәкле даруларны һәрвакыт үзең белән йөртергә һәм ашыгыч ярдәм чакыруны кичектермәскә кирәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас