Аның нәтиҗәсендә 46 яшьлек өч бала анасы реанимациягә эләккән. Ә аның белән бергә яшәүче 47 яшьлек ир күпкатлы йортның тәрәзәләре астында үле килеш табылган. Бу хәл көндез булган: күршеләрнең игътибарын ике кечкенә балалы гаилә яшәүче фатирдагы шау-шу җәлеп иткән. Ә аннары тугыз катлы йорт ишегалдына полиция һәм тикшерүчеләр килеп тулган.
Бер фараз буенча, ир белән хатын арасындагы ызгыш чыга, ә аннары алар әле өч яшь тә булмаган баланың күз алдында сугыша башлый. Әти-әниләре белән бергә фатирда аларның 10 яшьлек уртанчы кызлары да яшәгән, ул бу вакытта урамда булган - кибеткә барган. Олы кызларына инде 25 яшь, ул аерым яши. Фаҗигадән соң ул кече туганнарын үз янына ала. Әлегә әниләре реанимациядә.
Башка мәгълүмат буенча, конфликт вакытында өйдә ата-ана гына булган, һәм шуңа күрә әлегә чынлыкта нәрсә булганын төгәл билгеләү мөмкинлеге юк. «КП-Уфа» үз чыганагы мәгълүматлары буенча язганча, ул көнне пар бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланган. Рәсми рәвештә никахта тормаганнар, күршеләре аларны бик тату гаилә дип атамый.
- Ир-ат берничә тапкыр төрмәдә утырган, шул исәптән җенси җинаять өчен дә. Хатын-кыз да урлашу өчен хөкем ителгән, ә гаиләдә еш кына гауга чыккан, - дип сөйли чыганак.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ниндидер мизгелдә ир-ат өч бала анасының башына балта түтәсе белән тондыра, шуннан соң аның муенына пычак кадый. Ә аннары үзе һәлак була...