Без бала чакта бәләкәй генә авылларда да урам тулы бала-чага булып, тирә-як гөрләп тора иде. Мин 1970 еллар турында сөйлим. Урамнар гына түгел, ә авылга якынрак тау битләре дә кыш көне тау шуудан такырланып бозга әйләнә иде. Гаиләләр ишле – һәр йортта, ким дигәндә, 5-6 бала үсә, 7-8 балалы йортлар да күп иде. Балалар кесә телефоны, компьютерда уйнап үсмәде. Хәтта телевизор да юк иде.
Мәктәптән соң буш вакыт шул тау итәгендә үтә. Ул тау битләре бала-чага уйнаганнан соң такырланмыйча нишләсен инде? Берәүләре читтәрәк чаңгы шуа. Малайлар белән җыелышып тауның иң текә урынына чаңгыда сикерү өчен кардан трамплин ясап куя идек. Тауның иң уртасында чана шуалар. Тауның иң биек ноктасына йөгереп менәсең дә түбәнгә шуып төшәсең. Синең арттан йөгереп менеп җиткән малайлар да килеп чанага төялә башлый: берсе – алдыңа, икенчесе артыңа сыена, ә өченчесе башыңа менеп тә “кунакларга” мөмкин. Чана кузгалып китүгә, берәүләре төшеп кала, икенчеләре килеп утыра. Шулай итеп, чанада бер өем булып шуып төшә торган идек.
Шулай бервакыт бик кызып киткәч, малайлар янәшәдәге ферма йортыннан бер ат чанасын сөйрәп алып килгән. Моны күмәкләшеп тау башына сөйрәп алып мендек тә төялешеп төшеп тә киттек. Ат чанасы ат чанасы бит инде ул, балалар күп итеп төялгәч, үзенең авырлыгы белән без шуган җирдә генә туктамады, ерак булмаган бәрәңге бакчасының киртәләрен җимереп кереп тә китте. Менә шулай уйнап кына башланган эш бик күңелсез тәмамланды. Чанада булган Әлфирә исемле кызның аягы сынып, ул гомерлеккә чатан булып калды.
Бу хәлләр минем балачактан бер тарих кына. Минемчә, бу елларда балалар шулкадәр күп туган, хәтта власть органнары моны чикләү турында да баш ватканнардыр әле. Бер кызыклы фактка игътибарны юнәлтәм. 1960-61нче елларда туганнарның күбесенең туган көне 1-2-3 гыйнварга туры килә. Ничек инде, дип гаҗәпләнәсезме? Барысы да бик гади. Ел башында районнан авыл советларына туачак балаларны теркәү өчен туу турындагы таныклык бланкын билгеле бер күләмдә генә биреп кайтаралар. Әмма балалар алдан бирелгән таныклыкларга караганда күбрәк туа! Нишләргә? Җае табыла: таныклык кәгазе җитмәгәннәрне яңа елга чыгарып яза торган булганнар. Шулай итеп, бу мәкаләнең авторы да 2 гыйнвар көнне туган булып чыга.
Белешмәләрдән төрле елларда Башкортстанда күпбалалы гаиләләрдә 10 һәм аннан да күбрәк бала үсүе күренә. Әмма аннан соңгы елларда туым кими башлады. Ил агаларының 70нче елларда: “Авылга клуб кирәк, юллар кирәк. Шуңа яшьләр авылда калмый”, – дип сөйләгәне хәтердә калган. Имеш, сабыйлар саны арту шуңа бәйле. Клублар да булды, асфальт юллар да салынды, ләкин кызлар һәм егетләрнең шәһәргә китүе дәвам итте. Бүген авылларда менә дигән балалар бакчалары буш тора, балалар саны тулмый, дип урта мәктәпләр тугызъеллыкка калдырылды. Ихтимал, яшьләрне шәһәрдә торак төзелешенең кызу баруы да ымсындыра торгандыр. Яшьләргә, яшь гаиләләргә торак мәсьәләсен хәл итү җиңел булмаса да, алар шәһәрне өстенрәк күрә. Егетләр Себер якларында акча эшләп, томыш кору, гаиләле булу һәм фатир алу кебек проблемаларны үзләре хәл итәргә тырыша. Бу мәсьәләләрне чишүдә Хөкүмәт ярдәме дә сизелерлек. Ипотека, Ана капиталы, ташламалы кредитлар – барысы да яшьләргә үзаллы тормыш башларга, үз почмагын булдыруда зур ярдәм.
Соңгы елларда балалар саны кискен кимеде. Ә бит баланы Хөкүмәт акча биргән өчен генә тапмыйлар! Әллә яшь гаиләләрдә сөю хисләре, мәхәббәт кимедеме? Мин моның белән һич килешмәс идем. Әллә хәзер матур кызлар, я булмаса батыр егетләр элеккегә караганда кимедеме? Юк, әлбәттә! Алар бар, тик авыл җирендә бүген дә авыл кешесе мең төрле проблемалары белән нигездә берүзе көрәшә. Шулай булгач, моны тик көчле рухлы, сәләтле, уңган, тырыш кешеләр генә җиңеп чыга алыр кебек.
Малайлар-кызлар арасында лидерлар була. Безнең арада шундый малайларның берсе Илдар Зарипов иде. Илдар үзе күпбалалы гаиләдә үсте. Шунысы кызык – аның кулы бик көчле, аның белән кул биреп исәнләшкән кулың бер-ике көн авыртып та йөрергә мөмкин иде. Үзе бәләкәй генә булгангамы, турникта Илдар башкаларның барысын да уздыра иде. Алдан кычкырып та йөрми, бик күренеп тә бармый. Әмма яшьтәшләре арасында бер-ике “усал” гына малай аны якларга тырыша иде. Илдар башлангыч сыйныфлардан ук математиканы яхшы белде, өйгә бирелгән яисә контроль эшләрне гел “5”легә эшли торган иде. Ә теге усал малайлар Илдарны бөтен яктан яклап, аңа җил-яңгыр тидермичә саклап килә, чөнки ул аларга ярдәм итә иде. Мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә күчерергә була иде аңардан. Ә бер парта артында утырсаң – начар билге алмыйсың. Менә шулай ел артыннан еллар үтә торды. Үсә төшкәч, Илдарның тагын бер сәләте ачыкланды – ул үзен авыл малайлары белән ясаган турникта иң күп күнекмәләр ясый алучы “рекордсмен” итеп танытты. Турникта нинди генә катлаулы күнегүләрне ясаудан үзе туймыйча туктамый иде.
Урта мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Илдар күп уйлап тормыйча шофер һөнәрен үзләштерде һәм Раевка эшчеләр поселогында райпога эшкә урнашты. Ул вакытларда Әлшәй райпосы тирә-як районнарны хезмәтләндереп, Миякә районына да товар тарата иде. Егәрле егет үзенең уңганлыгы, башкаларга ярдәмчеллеге белән аерылып тора.
Күп тә үтми Гөлсимә исемле бик чибәр кызга гашыйк булып, яшьләр өйләнешә. Әлбәттә, өйләнешкәч, ир кеше – малай, ә хатыны, үзенә ярдәмче булыр, дип кыз бала көтә. Ходай Илдар гаиләсенә малай бүләк итә. Яшь гаилә өчен беренче сабыйлары туу зур шатлык була. Беренчесе малай булгач, икенчегә кыз алып кайтырбыз, дип сөйләшә яшьләр. Икенчесе дә малай тугач, хатыны: “Мин барыбер кыз алып кайтам”, – дип ярып сала. Шулай итеп, кызлар көтә-көтә, малайлар алтау булып китә. Ходай биргәч бирә бит!
...Мәктәпне тәмамлаганнан соң Илдар белән күп еллар очрашмаган идек. Шулай бервакыт, көтмәгәндә очраштык. Ул кочагына нәрсәдер кысып тоткан иде. Хәл-әхвәл сорашкач, мин Илдардан: “Нәрсә күтәрдең бу кадәр, авызың ерык, шатлыгың әллә эчеңә сыймый инде”, – дип сорадым. Илдар, әлбәттә, бик шат иде.
– Менә ике улым армиядә хезмәт итә. Шуңа да Хөкүмәт төрле продуктлар белән ярдәм итә, – диде.
Илдар улларын бик ярата, аларны машинасына утыртып йөртә, кайбер чакта “ЗиЛ” кабинасында дүртәр малай булып китә.
Менә бит нинди горурлык әти-әнигә! Ике уллары берьюлы хезмәт итә. Шулай итеп, бу гаилә туган илгә алты солдат тәрбияләгән. Үзе бер отделение бит!
Еллар үтте. Илдар да райпода эшләп, хаклы ялга чыкты. Гомере буе шундый җаваплы булып, халыкка күпме игелек эшләде ул. Кемнәрне генә шатландырмады?! Пенсиядә булса да ул тик торырга күнекмәгән. Әлеге көндә Раевка элеваторында эшләп йөри. Кызганычка каршы, тормыш иптәше генә авыр чирдән якты дөньядан иртәрәк китеп барды. Малайлары үсеп, әти-әнисенә ярдәм итә башлавын күрсә, ничек сөенер иде мәрхүмә! Илдар үз өендә улының гаиләсе белән яши. Күптән түгел аның бер улы белән очрашырга туры килде. Яз көне барыбызда да бер проблема туа – бакча сөрдерү. Күрәм: Илдарның бер улы, вахтадан кайткач, безнең күршеләргә мотоблок белән җир сөрергә килгән. Егет белән сөйләшеп, минем җиремне дә сөреп бирүен үтендем. Егет мине матур гына елмаеп тыңлап торды да:
– Абый, менә шушы ике бакчаны сөреп бирергә тиешмен, шулардан соң синекенә керермен, сөрербез, – диде.
Шулай диде дә ул китте. Эшенең күплеген күреп, аның безгә килергә вакыты калмаячагын аңлаган идем инде. Көткән кешегә озак бит ул. Өметемне өзеп, инде егет килмәде, дип, икенче кеше эзләп чыгып киткән идем, үзе каршыма очрады. Булдыклы, җаваплы, сүзендә тора белүче кеше икән. Әтисенә охшаган, дип куйдым.
Хәзерге яшьләр тормыш авырлыгына зарлана, теге җитми, бу җитми, дип төрле сәбәпләр эзли. Аяныч хәл, күпләр бер баласын да ни эшкә, ни тормышка яраклы итеп тәрбияли алмый. Минем героем – авылдашым Илдар Зарипов исә бүген алты улы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Күренүенчә, әти-әниләре балаларында хезмәткә сөю, олы кешегә ихтирам, тормыш көткәндә үзаллылык, акыл һәм тәртип тәрбияли алган. Һәм бер балада гына түгел! Алты малайда! Алар инде һәркайсы гаиләле, яраткан эшләре бар. Шунысы кызганыч, кайчандыр Илдар дус булып йөргән теге усал малайлар шәһәр тормышына кызыгып, читкә чыгып киттеләр дә югалдылар. Күптән мәрхүм булдылар, дигән хәбәрләр дә ишетелде. Кызганыч, хәтта кешечә өйләнә дә алмадылар...
Фәнүз Шәгалиев.