+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 июль 2025, 03:10

Башкортстанда автобус ауган

Салонда 40 кеше булган.

Башкортстанда автобус ауганБашкортстанда автобус ауган
Башкортстанда автобус ауган
Тикшерү ачыклаганча, кичә көндез Малояз-Югары Кыйгы автоюлының 35 чакрымында 38 яшьлек "Higer" автобусы йөртүчесе, Салават районыннан Удмуртиягә таба хәрәкәт иткәндә, идарәне югалткан һәм юл читенә төшеп, транспортны аударган. Автобуста 40 кеше булган. Пассажирлар арасында зыян күрүчеләр бар.


Үзенең Телеграм-каналында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, урынга 7 ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан. Һәлакәттә 20дән артык кеше зыян күргән. Шуларның 15ен Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенә китергәннәр. Сигезен госпитализацияләгәннәр. Икесе авыр хәлдә, калганнары уртача авырлыкта. Медицина ярдәме күрсәтү өчен тагын 6 табиб һәм 4 шәфкать туташы чакырылган. Зыян күрүчеләрне Уфага эвакуацияләү мәсьәләсе хәл ителгән. Тагын җидесен белгечләр караган һәм амбулатор дәвалану тәкъдим иткән.

Кыйгы үзәк район дәваханәсенә 11 пассажир китерелгән. Аларны караганнан соң амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

"Хәлне шәхси контрольдә тотам. Югары Кыйгы авылында зыян күрмәгән туристлар өчен вакытлыча урнаштыру пункты ачылды. Урынга медицина хезмәткәре җибәрелде", - дигән мәгълүмат бирде министр.

Фото:ГАИ РБ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас