+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 июль 2025, 05:20

Төп билгене тормыш куя

Иванай урта мәктәбен тәмамлавыбызга 35 ел тулу уңаеннан сабакташлар очрашуыннан соң туган уйлар Иванай урта мәктәбен тәмамлауга утыз биш ел тулуын билгеләп, сабакташлар очрашуына җыелырга булдык. Бүген Балтач районында очрашу чараларын үткәрер өчен мөмкинлекләр, матур урыннар җитәрлек. Күңелең кушуы буенча глемпинг, кафе, буа буйларына рәхим ит. Үзара киңәшләшкән арада Югары Иванай авылында яшәүче сабакташыбыз Марс Байбулатовның тормыш иптәше Светлана Ильинична үзләренең йортында очрашырга тәкъдим итте. “Читкә чыгып күтәренеп, төянеп йөргәнче, йортта булырбыз. Рәхәтләнеп аралашырбыз. Көтәбез барыгызны да”, – диде.

Төп билгене тормыш куяТөп билгене тормыш куя
Төп билгене тормыш куя
1990 елда унбиш малай һәм кыз урта мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якларга таралышкан идек. Язмышлар төрлечә язылды. Бер сыйныфташыбыз, кызганыч, Дамир Галиаскаров арабызда юк инде. Узган елда Дамир Владиленович СВО зонасында батырларча һәлак булды һәм туган авылы Югары Иванайга кайтарып җирләнде. Ул Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хезмәткә юлланган иде.

Очрашуга ундүрт исән сабакташ­ның тугызы кайтырга, килергә мөмкин­лек тапты. Билгеләнгән вакытка Байбулатовлар йортына җыелдык. Мария Янситова белән без Иске Балтачтан килеп җитүгә, офыкта Тучыбайда төпләнгән Эльмира Минисламова, Югары Иванайда яшәүче Ульяна Кәлиәхмәтова, Уфа шәһә­реннән кайткан Марат Килбахтин, Түбән Иванайдан Леонид Айдимиров, Людмила Әхтәриева, Екатеринбургтан кайткан Роза Кугубаева күренде. Яраткан, барыбыз да хөрмәт иткән сыйныф җитәкчебез Манефа Николаевна Николаева да килеп җитте!

Тамада Диана Григорьевна очрашу кичәсен башлап җибәрде. Сургут шәһәрендә педагог булып эшләгән белгеч мәктәп елларының иң истә калган мизгелләренә алып кайтты безне. Мәктәп директоры, укыту бүлеге мөдире, техник хезмәткәрләр, хуҗалык мөдире – һәммәсен хәтер­либез: Иван Баймиев, Иван Калитов, Валя, Сәлимә, Зәбирә апаларны беребез дә онытмаган.

– Мәктәптә укыганда кайсы укытучыдан курка идегез? Өйгә бирелгән эшне күчерә идегезме? Кем иң күп “ике”ле ала иде? Дәрестән “кача” идегезме? Сезне директор кабинетына чакыртканнары булдымы? Шулай икән, нәрсә өчен?

Сыйныф җитәкчебезне кисәтергә дә онытмады тамада:

– Манефа Николаевна! Сез искә алып торыгыз, укучыларыгыз ялганламыймы, гел дөресен сөйлиләрме? Нәтиҗә ясарбыз.

Без истәлекләргә бирелдек.

Күпләребез директор Иван Баймиевичтан курыккан икән. Кырыс кеше булып тоелганы, таләпчәнлеге өчен. Өйгә бирелгән эшне күчергән чаклар да бар иде. Аңлап эшләгән сабакташыбыздан алгебрадан би­ремнәрне күчергән булды. Иң күп “ике”ле билгесе алучыларны да хәтерли икән Эльмирабыз.

– Марс, Дамир, Леонид укымыйлар, тырышмыйлар иде, – дип укуга исләре китмәгән малайларыбызның шуклыкларын искә төшерде ул.

Ә менә Ульянаның дәресләрдән кайтып киткәне онытылган. Аның каравы, Ульяна үзе ул мәлләрне бүгенгедәй хәтерли.

Директор кабинетына да чакыртканнар икән сабакташларыбызны.

Леонид Айдимировны тыңлыйк:

– Унынчы сыйныфта укыган чак. Мәктәпнең без белем алган иске бинасының тамбурындагы утны сүндереп, тәнәфес вакытында кызларны шаяртып куркытабыз. Бер мәлне Иван Баймиевич күзенә чалындык. Ул “эш”не аңлады. Безне башка укучылар алдында тиргәде дә, алдагы дәрес тәмамлануга өчебезне (Леонид, Дамир, Марс) дирекциядә көтәчәген әйтте. Дәрес тәмамланды. Өчебез дә тезелешеп Иван Баймиевич кабинетына юлландык.

– Утырыгыз, – дип безгә утырырга кушты. – Мин аптырадым. Без, тәртип бозган малайларга, утырырга тәкъдим итте. Директор кеше!

Аннары сөйли башлады: “Малайлар! Сезне башка балалар алдында тиргәгәнем өчен гафу үтенәм. Әгәр дә арада үзегезгә ошаган кыз бар икән, аны клубка чакырып очрашыгыз. Мәктәптә хисләрегезне белдереп бармагыз”, – дип кабинетыннан чыгарды.

Ә “икеле” билгеләренә килгәндә, мин алдыма тракторчы булам дигән максат куйдым да, уку белән үземне артык интектермәдем. Армия хезмә­теннән соң Себер тарафларына йөреп эшли башладым. Әле дә анда эшләвемне дәвам итәм, – диде авылда зур йорт тергезеп чыккан, өч бала әтисе, авылдашлары арасында абруйлы Леонид.

– Ә мин бу хакта сыйныф җитәк­чесе булып та ишетмәгән идем... – диде бераз аптыраган кыяфәттә Манефа Николаевна Леонидны тыңлап бетергәч. Һәм тамадага борылып, нәтиҗә ясады:

– Укучыларым гел дөресен сөйли­ләр. Алар берсе дә ялганлый белми. Кадерле укучыларым! Мин сезнең барыгызны да яратам! Барыгызны да кочагыма алам! – дип колачын җәеп бездән канәгать булуын белдерде һәм үзенең нәсыйхәтен җит­керде:

– Киләчәктә дә бергә булыгыз. Шатлыкта да, авыр чакларда да бер-берегезне калдырмагыз!

Ә тамада чираттагы сорауны бирде:

– Ә сез тәнәфес вакытында нәрсә белән шөгыльләнә идегез?

Җаваплар көттермәде:

– Коридорда шахмат уйный идек.
– Домино суга идек.
– Шашка өстәле артына утыра идек.
– Теннис уйный идек.
– Бии идек...

Коридорда укучылар өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде. Сыйныфташыбыз Эдуард Минелгалиев (ул Екатеринбургта яши, очрашуга кайта алмады) кулына гармунын алып уйнап җибәрүгә... коридор идәннәрен дер селкетеп, “аркан” биюенә төшә иде сабакташлар. Аларга укытучылар да кушыла иде.
Бию дигәннән, сез безнең Марс белән Леонидның биегәнен күрсәгез! Гәүдәләрен төз тотып, тыныч кына хәрәкәтләр белән тыпырдатып биеп китсәләр, аларга сокланмый калырмын димә!

Тәнәфескә чыккач та Леонид белән аның бирелеп биюе турында сөйләшеп алдык.

– Мин бит әле дә вахтадан кайткач, җомга көннәрендә кичен клубка чыгам. Яшьләр белән күңелем булганчы биеп кайтам. Улларым, әлбәттә, бу гамәлне хупламыйлар. “Әти, яшь чагыңда йөргәнсең, биегәнсең, җитәр инде”, – диләр.

Ә минем теләк бер: яшьләр мари биюләрен дөрес итеп биергә өйрән­сеннәр! Бер элементын да бозмасыннар!
Ул арада мари биюе көе башланды да, җыр агылды:

...Тыйым вел шонем,
Йоратем манын ойлынем,
Тол пелнем йолташ
Тек уша мемнам шоргаш.

Марс белән Леонид алга чыгып, янә бии башлады...

* * *
Утыз биш ел аз гомер түгел. Ниндидер нәтиҗәләр ясар вакыт. Сыйныф җитәкчебезгә, белем алган мәктәбебезгә, укытучыларыбызга, шөкер, кызыллык китермәдек. Һәр сабакташымның тормышта үз урыны. Очрашуда катнашкан кызларыбыздан Мария, Эльмира, Роза, Ульяна, Людмила икешәр-өчәр бала тәрбияләп үстереп, зур әни булу бәхетен дә татыганнар. Һәркайсының яраткан эше, шөгыле, ирешкән уңышлары бар. Эльмирабызны хәзер районда Гафурова дип беләләр. Тучыбай мәктә­бендә укытучы һәм мәдәни чараларны оештыручы булып эшли ул. Мария Зәйнуллина “Мичуринский” җәмгыя­тендә ясалма орлыкландыру белгече. Роза Яниева – Екатеринбургта штукатур-маляр, Людмила Галямшина туган мәктәбендә техник хезмәткәр, Ульяна – йорт хуҗабикәсе.

Малайларыбыз да сынатмады. Барысының да икешәр-өчәр баласы үсеп буй җиткереп килә. Маратыбыз – Уфа шәһәрендәге психиатрия дәва­ханәсендә фельдшер. Марс Леонид кебек үк вахта ысулы белән Себер тарафларына йөреп эшли. Туган авылында йорт сатып алып, тормыш иптәше Светлана Ильинична белән аны оҗмах почмагына тиң итеп төзегәннәр, төзекләндергәннәр. Бу кунакчыл хуҗаларның киң күңелле­легенә, уңганлыгына, булдыклылыгына таң калдык.

Мәктәп елларындагы билгеләр истәлекләрдә, үткәннәрдә калган. Төп билгене кешегә тормыш куя, минемчә. Чаңгы спорты, йөгерү, төз ату, өстәл теннисында алдынгы егетләребез дәресләрдә иң күп “ике”ле алсалар да, Дамир Галиаскаров соңгы сулышына кадәр биргән антына тугры калып, туган иленең батыр улы булып исемен мәңгеләштерде. Ә гаилә корып, туган авылларын ямьләп яшәүче Марс Байбулатов белән Леонид Айдимировка тормыш күптән “бишле” билгесен куйган инде!

Эшләре читтә булса да, бәхет­ләрен кендек каннары тамган туган авылларында тапкан алар. Авыллар язмышы, авылларыбыз киләчәге нәкъ алар кебек ярдәмчел, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, тел, мәдәният, киләчәк дип янып яшәүче ир-егетләр кулында.

Утыз биш елдан соң безне бер табын артына җыеп кунак иткән Светлана Ильиничнага, Марс Байбулатовка, безгә эчтәлекле кичә оештырган тамада Диана Григорьевна Беглецка да олы рәхмәтләребез барып ирешсен! Алда тагын шатлыклы очрашулар насыйп булсын!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас