Миләүшәнең әбисе вафат.
«Балачакның бөтен җәйләрен синең белән уздырдым. Син мине дога кылырга өйрәттең. Аш-су пешерергә өйрәттең. Мәчеткә бергәләп йөрдек. Мин сине бик сагыначакмын. Рәхмәт барысы өчен дә. Тыныч йокла, әбием», – дип язган оныгы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Хуш, әби… Үз әбием кебек якын булдың. Йомшак күңелең, җылы карашың, хәер-фатыйхаң гел юлдаш иде», – дип яратып яза Данир да.
Бу мөлаем әбинең ипле матур сүзләрен без дә ишетә идек. Уе гел яхшылыкта, изгелектә булды. Тыныч йокласын, урыны җәннәттә булсын!