Быел июнь башында баланың гәүдәсен Уфа янында Агыйдел елгасы ярында таптылар, әмма аның шәхесен тиз генә ачыклый алмадылар. Нәтиҗәдә, экспертиза аның Дамир икәнен раслаган. Яшүсмерне соңгы юлга Уфада озатканнар.
Лилия Фазлетдинова "Башинформ" мәгълүмат агентлыгына сөйләгәнчә, аның улы балалар бакчасында Дамир белән бер төркемгә йөргән.
"Шуннан бирле безнең балалар яхшы аралашты, бер мәктәптә укыдылар. Бүген Дамирны бөтен мәктәп белән озаттылар. Аның сыйныфташлары, дуслары килде. Дамир бик акыллы, сәләтле, ярдәмчел малай иде. Спорт белән шөгыльләнде, яхшы укыды. Хәлләрнең коточкыч агышы менә дигән малайның гомерен харап итте. Без ахырга кадәр Дамирның кайтачагына ышандык. Әмма могҗиза булмады", - дигән Лилия Фазлетдинова.
Үсмернең туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Фото: Лилия Фазлетдинова