+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 август 2025, 05:00

Сафарга күктән бүләк килеп төшкән

Чишмә районының Сафар авылы халкы аптырашта: кичә анда басуга күктән билгесез тартма килеп төшкән.

Сафарга күктән бүләк килеп төшкәнСафарга күктән бүләк килеп төшкән
Сафарга күктән бүләк килеп төшкән
«Уфа Новости» порталы корреспонденты мәгълүматы буенча, сәер табыш турындагы хәбәр кечкенә авыл халкын дулкынландырган.

Басуга төшкән билгесез язулы тартма турындагы хәбәрләр урындагы мессенджерлар чатларында бик тиз таралган. Уйдырмалар күперә барды, дип хәбәр иткән кибет сатучысы.

Территорияне ашыгыч хезмәтләр уратып алган.

"Хәрбиләр берничә сәгать эшләде, хәтта минем янга да керделәр, азык-төлек сатып алдылар, - дип уртаклаша хатын. - Мин алардан, бу нәрсә, дип сораган идем? «Танылмаган предмет» дип кенә җавап бирделәр".

МЧСтан шәрехләүләренчә, беренчел версия буенча, кара тартма - атмосфераны тикшерү өчен кулланыла торган метеорологик зонд. Прибор тикшерү өчен тиешле урынга җибәрелгән.

Фото:стоп-кадр
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас