

Берчак шулай оныгым белән йокы алдыннан йөреп керергә булдык. Бушка вакыт узмасын, дип, һәр намазда укыла торган Сәнә (Сүбехәәнәкә) догасын ятларга булдым. “Улым, минем хәтер бик шәптән түгел, әллә син башта ятлыйсыңмы, мин оныткан җирләрдә әйтеп җибәрерсең”, – дидем. Ул риза булды. Аның яшендә минем дә хәтер бик әйбәт иде. Берничә тапкыр укыды да ятлап та алды. Тора-бара минем дә хәтеремә кереп урнашты. Күңелләр күтәренке, максатка ирештем, беренче адым ясалды, дигән уйлар белән, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрне укый-укый, йортка таба юл алдык.
Бу хәлләргә инде ике ел узып та киткән. Бүген үзем дә, оныгым да намаздабыз, мөмкинлек булганда уразаны ды тотабыз, сәдака бирергә дә онытмыйбыз, мәчеткә дә йөрергә тырышабыз, әлһәмдүллилләһ.
Оныгым быел сигезенче сыйныфны тәмамлады. Яттан бик күп сүрәләрне белә, матур итеп азан да әйтә. Биш намазны калдырмаска тырыша, үзенең дуслары арасында да аңлату эшләре алып бара. Үзенә бик ошый, киләчәккә матур планнар кора.
“Әниләр марафоны”ның җитәкчесе Динара Әхмәт, “Татарстанның Балык Бистәсе районы Котлы-Бөкәш авылында Корбан гаете уңаеннан Гаилә бәйрәме уздырыла, анда балалар арасында Коръән сүрәләрен уку буенча ярыш та оештырыла, килергә теләүчеләрне чакырып калабыз, дигәч, оныгым белән күп уйлап тормыйча барырга булдык. Ул анда Изге китабыбызда язылган сүрәләрне яттан сөйләүчеләр белән танышырга, аралашырга, көч сынашырга, аларның укуын үзенеке белән чагыштырып карарга булды.
Әлеге авыл Уфа шәһәреннән 424 чакрымда урнашкан. Ара да якын түгел, юлны да белмибез, шулай да теләкләребезне теләп, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, юлга чыктык.
Котлы-Бөкәш авылы табигатьнең искиткеч матур урынында, катнаш урманнар кочагында, борылып-борылып аккан Шомбыт елгасы буенда урнашкан. Бу авылның тарихы 1680 елдан санала. Элек бу җирләрдә Чаллы ханлыгы булган. Тарихи вакыйгаларга, искиткеч комарткыларга бай булган бу яклар күп галимнәрне кызыксындырган, бихисап китаплар язылган, эзләнү, өйрәнү эшләре бүгенге көннәрдә дә дәвам итә.
Менә шундый бай тарихлы Котлы-Бөкәш авылы җиренә без дә аяк бастык. Киң урамнарына асфальт түшәлгән, йортлар төзек, хуҗалыкларга су, газ кертелгән. Ерактан ук, тирә-якка ямь өстәп, мәчет манарасы күренеп тора. Каршыбызга бәйрәмчә киенгән бик күп кеше тап булды һәм һәрберсе безгә мөселманча сәлам бирде. Бу матур күренеш безне хәйран калдырды.
Сабантуй уздырылачак ялан Котлы-Бөкәш һәм Тәберде Чаллысы авылларының нәкъ уртасында урнашкан, киртә белән уратып алынган. Кергән җирдә “Котлы-Бөкәш авылы сабантуена рәхим итегез!” дип язып куелган.
Без, биссмиллабызны әйтеп, алга таба атладык. Сәхнәгә таба барган юлның ике ягында сатучылар урнашкан. Алар барысы да мөселманча киенгән, татар телендә күз явын алып торучы товарларын тәкъдим итә.
Без алга таба атладык. Аланның иң күркәм урынында сәхнә урнашкан, алдында көрәшчеләр өчен мәйданчык, армрестлинг, армлифтинг уздыру өчен урыннар әзерләнгән. Сәхнәнең уң ягында Коръән сүрәләрен яттан сөйләүчеләрне тыңлап, үз бәяләрен бирергә дип, Мамадыш районыннан килгән Галия абыстай һәм Тәберде Чаллысы авылының абруйлы апасы Гөлсинә абыстай урнашканнар. Сәхнә алдында ярышларда җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр тезеп куелган. Бәйрәмне читтән караучылар өчен күп санда эскәмияләр бар. Барысы да әзер! Күктә кояш елмая, кошлар сайрый. Талгын гына татар көе агыла, ул, сабантуйга килүчеләрнең күңеленә үтеп кереп, бәйрәмгә аеруча бер матурлык, хозурлык өсти.
Сабантуйны авыл мәчете хәзрәт-мөгаллиме Раил Фәйзрахманов ачып җибәрде, ул әлеге гаилә бәйрәменең бишенче тапкыр үткәрелүен, бераз аның тарихын сөйләп үтте, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Шулай ук бәйрәмнең мәртәбәле кунагы — Татарстанның казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка да сүз бирелде. Ул бәйрәмгә үзенең “күчтәнәч”ен — “Әти-әниләргә нәсыйхәт”ен дә алып килгән. Шулай ук, котлау өчен сүз Котлы-Бөкәш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гәбдрәшит Нәҗиповка, мәктәп директоры Нәкиф Сәлахиевка, Балык бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Садыйковка да бирелде. Алар һәммәсе, сабантуй матур үтсен, бәйрәмгә килгән һәр бала шатланып-куанып, тагы да катнашу теләге белән таралышсын иде, дигән теләкләрен белдерде.
Бәйрәм башланып китте. Монда Коръән уку ярышы, татарча көрәш, гер күтәрү, армрестлинг, “балык тоту”, утын кисү, “тракторда узышу”, көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, җәядән ук ату, капчык киеп йөгерү, пима ыргытышу, “лабиринт”, чүлмәк вату, һәм халкыбызның күңелле, дәртле башка уеннарын күрү бәхетенә ирештек. Балалар белән бергәләп ата-аналар да бу ярышларда рәхәтләнеп катнашты. Беркем бүләксез калмады, иң зур бүләк велосипед булды. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен Раил Фәйзрахмановка, иганәчеләргә, оештыручыларга халык рәхмәтләрен укыды.
Мин үзем дә, оныгым да ярышларда катнашып, бик күп бүләкләр алдык. Мәртәбәле кунаклар өстәле артына безне дә утыртып, яңа гына мичтән чыккан бик тәмле бәлеш белән сыйладылар, чәйләр эчерделәр. Безне тугандаш Башкортстан Республикасыннан килгән кунаклар дип бик җылы кабул иттеләр. Хуҗаларның җылы карашлары, мөлаем йөзләре, изге теләкләре безне тагын да үстереп җибәрде, күңелләребезгә аеруча бер җылылык өстәде. Бу бәйрәмдә бик күп кешеләр белән таныштым, аралаштым. Сабантуйга килүчеләр арасында сөйкемле йөзе белән үзенә тартып торган, ап-ак яулыгын бәйләгән Галия апа Минһаҗева да бар иде. Ул (аңа 87 яшь) кунаклар арасында иң өлкәне икән. Ихтирамлы, итагатьле, кешелекле Тәберде Чаллысы абыстае! Сокланам, горурланам апабыз белән! “Әгәр дә бүген кайтып китә алмасагыз, безгә кереп кунарсыз”, – дип, безне шатландырып куйды.
Көн кичкә авышты, җәмәгать бергәләшеп ахшам намазын укыды, ярышларда җиңүчеләрне котлау бүлеге да тәмамлануга барды, без кайту турында уйлый башладык. Галия апа белән авылның Ветераннар советы җитәкчесе Хәтимә апа Вәгыйзь кызы күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерделәр. Аларның соравы буенча авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гәбдрәшит Газиз улы безне олы юлга чыгарып, Яр Чаллыга баручы автобуска утыртып, хәерле юллар теләп озатып калды.
Күзләрдән яшьләр чыкты... Нинди изге юлга чыкканбыз без бүген! Нинди иманлы кешеләр белән безне очраштырды Аллаһы Тәгалә! Нинди генә рәхмәт сүзләрен әйтсәк тә, аз кебек! Исән-сау булыйк! Алдагы елларда да очрашырга язсын, Котлы-Бөкәш авылы халкы! Менә шулай, белгән догаларыбызны укый-укый, рәхмәтләребезне әйтә-әйтә оныгым белән туган Башкортстаныбызга юл тоттык.
Бардык әле Гаилә бәйрәменә
Котлы-Бөкәш дигән авылга,
Догаларны күңел сандыгына
Юлдаш итеп салып алдык та.
Барып җиткәч Балык Бистәсенә
Хозур табигатькә шаккаттым.
Сыгылып торган өстәл һәм
кунакчыл
Мөнәсәбәт күреп шатландым.
Гармун моңы бизи бу бәйрәмне,
Сахраларга сузыла моңлы көй.
Бу йоланың милли бер девизы:
“Син илеңне, телне, динне сөй!”
Шул мохиттә тыгыз
үрелеп барды
Коръән Кәрименнән аятьләр.
Ата-ана юлын күрсәтмәсә,
Сүрәләрне кем соң, кем ятлар?
Зур куаныч, канәгатьлек белән
Таралыштык кайтыр якларга.
Әл дә әле остазларыбыз бар
Өйрәтүче йола сакларга.
Очраштырды,
күрештерде безне
Котлы-Бөкәштәге Сабантуй.
Ислам динен, иман нурын, улым,
Күңел дәфтәреңә салып куй!
Гүзәл ЯППАРОВА.
Уфа шәһәре.