+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 август 2025, 16:25

Балыкта

Күл иясе безнең котны да алды, ауларыбызны да умырды.

БалыктаБалыкта
Балыкта
Абыем белән балыкка йөрергә яратабыз. Ләкин бу юлы без якын-тирәдә кешеләр булган урынга һәм таныш сулыкларга гына йөрүнең иң яхшысы булуына инанып кайттык.

Шулай итеп, мин, абый һәм рульдәге күрше якындагы поселоктан 15 чакрымлап булган күлгә җәйге бер көндә балыкка киттек. Шәп, сулыкта беркем дә юк иде! Өч ягыннан агачлар уратып алган, камышлары да күп түгел. Кич белән барып җиттек тә, әйберләрне тиз генә бушатып, юлдашларым көймәдә ауларны салып килгәч, капкалап алдык. Бераз вакыт үткәннән соң алар ауны тикшереп килергә булды, ә мин агачлыктан төнгелеккә учак ягарга коры-сары җыярга тотындым. Әнә шунда башланды да инде...
 
Машинадан егерме-утыз метрлап та китәргә өлгермәдем, артымда аяк тавышлары ишетелде. Борылып карасам, беркем дә юк. Тоелгандыр гына, дип, арытаба атлавым булды – янә аяк тавышлары! Шул ук вакытта диярлек күл ягыннан абыйның кычкырганы ишетелде. Йөгереп барсам, абый суда тыпырчына, үзе ауга уралып беткән, күрше аңа ишкәкне суза, үзе миңа суга кермәскә кушып кычкыра. Көч-хәл белән чыгып җиттеләр дә ятьмәне пычак белән кискәләп ыргыттылар, кибенергә утырдылар. Нәрсә булганын сорашам. Күрше әйтә, сәләмә киемле ниндидер мужик машина янында басып тора иде, ди. Мин ниндидер аяк тавышлары ишетүемне, ә кешесен күрмәвемне әйттем. Шул вакытта абый суга егылып төшкән, аркадан кемдер төртеп төшерде, ди. Барыбызның да күңелгә шом йөгерде, ә вакыт төн уртасы булып килә иде инде...
 
Кибенгәч, алар тагын аулар­ны тикшерергә китте, ә минем белән аңлашылмаган нәрсәләр башланды: учакның кайсы ягына утырсам да төтен минем якка килә! Ә агачлар ягыннан кеше йөргән кебек ботаклар сынган тавыш ишетелә, ул бер якыная, бер ерагая...
 
Ул арада абыйлар да кайтып җитте. Аулар күп урыннарда пычак белән киселгән кебек ертыл­ган, чияләнеп, буталып беткән, диләр. Шулай да балык күп эләккән иде, аларны мин тимерчыбыктан үрелгән челтәр савытка тутырдым да ипләп кенә суга батырып куйдым. Бу вакытта инде төнге икеләр булгандыр.
 
Кинәт күл ягыннан ишкәк ишкән тавыш ишетелде. Барып карадык – беркем дә юк, ә теге тавыш аермачык ишетелә, кемнәрдер сөйләшкән дә кебек. Машина янына кайтсак, дөрләп янып калган учак сүнгән. Аны берничек тә кабаттан яндырып җибәрә алмадык, хәтта бензин да ярдәм итмәде. Шуннан соң инде безнең күңелләрдәге шом куркуга әверелде. Күрше машина бардачогыннан травматик пис­толетын эзләргә тотынды, ләкин таба алмады, ә аның шунда ятканын барыбыз да күргән идек! Бөтен җирне актарып бетер-
дек – юк!
 
Шуннан соң мин тагын учак ягып карарга булдым, бу юлы кабынып китте. Шуның тирәсенә утырып, яктыру белән җыенып кайтып китәргә сөйләштек. Ниһаять, таң атты. Абыйлар ауларны җыярга китте, мин машина янында әйберләрне сумкаларга тутыра башладым. Озакламый абыйлар да кайтып җитте. Өч ау кискәләнеп беткән, икесен бөтенләй тапмаганнар. Алай гына да түгел, ауларны тартып чыгарганда алар тулы балык кебек авыр булган, ә инде су өстенә чыгуга буш икәнлеге ачыкланган...
Шуннан соң мин төнлә үзем күп итеп балык тутырып, суга батырып куйган тимерчыбык челтәрне алырга киттем һәм сүгенү сүзләрем бөтен күл өстен яңгыратты. Абзыйлар йөгерешеп килгәч, ертылган челтәрне генә күрде: ул шактый бушаган, суга салганда тере булган балыклар да... сасып беткән иде!
 
Инде кайтырга җыенгач, машина кабынмый җәфалады. Күрше абзые моторда чокчынганчы тагын бер сәгать үткәндер, билләһи! Кабызып кузгалгач та поселокка сүнә-кабына көчкә килеп җиттек, шуннан соң гына двигатель рәтләнеп китте. Кайтып җиткәч карасак, теге пистолет үз урынында бардачокта ята. Ә исән калган ике ауга башкача бервакытта да балык эләкмәде, ташларга туры килде.
 
Балыкка барганда да кая барганыңны бик яхшы белергә кирәк икән, сак һәм белеп йөрегез!
* * *
Ә хәзер балыкчылар темасын көлкелерәк бер хәл белән тәмамлыйбыз. Ул балыкта чакта чит хатыннар белән артык мавыгучылар турында.
Таныш балыкчы Марсель, хатынын яратса да, чит хатыннар белән сирәк-мирәк очрашуны гөнаһка санамый иде. Бер ялда хатынын баласы белән туганнары кунакка алып киткәч, балыкка куна барырга ул Фая исемле хатынны чакырган. Яраткан аулак урынына барып җитүгә палатка корган, донка кармагын җайлап ыргыткан, кыңгырау элгән, табын әзерләгән. Йотыштырып алгач, палаткага кереп яткан болар.
 
Фаяның бераз ялындыра торган гадәте булганлыктан, эш бер­аз сузылган, ә ялындырмый башлагач исә кармактагы кыңгырау шалтыраган. Марсель палаткадан яшен тизлегендә атылып чыккан да бераздан Фаяга эләккән балыгын алып килеп мактанган. Кулларын юган, одеколон сөрткән һәм янә кереп яткан.
Бу юлы Фая бик ялындырып тормаган, ләкин эш башлангач кына каһәр суккыры кыңгырау янә шалтыраган, Марсель тагын яр буена торып чапкан. Янә бер балык белән мактанган...
 
Өченче юлы Марсель кыңгырау тавышына шәп-шәрә килеш чыгып чапкан. Кайтып керүенә аны чырае сытылган Фая каршы алган:
 
– Дивана! Әйдә кайтып киттек! Син – чирле балыкчыга ышанган мин дивана! Җыен!
Шулай итеп, тиз-тиз генә җыенып, шәһәргә кайтып кит­кәннәр. Марсель иң тәмле төнге балыгын тәки тота алмаган...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас