Урамда май ае. Кояшлы май! Тулай торакта комендант булып эшләгән Рамил холлга килеп керүгә, вахтада утырган райондаш кызлары егетне шаяртырга теләде:
– Рамил, син нигә бер кызны да озатмыйсың? Яшең бара бит...
– Мине кызлар яратмый шул...
– Әйдә, без сине бер матур кыз белән таныштырабыз.
– Кем ул? Нинди кыз? – Рамил, кызлар янында тукталды.
– Күрше Борай районы кызы. Чит телләр факультетында укый. Беренче курсны тәмамлый. Акыллы. Чибәр.
– Сез шундый пар килер идегез...
– Исеме ничек? – диде авызын ерып Рамил.
– Исеме Ирина.
– Исеме матур. Кайчан таныштырасыз? Танышам!
– Әйдә, бүген кич “Победа” кинотеатры янында “свидание” оештырабыз. Парк уртасындагы эскәмиядә ул сине көтәр.
– Риза, – дип елмайды әлегә кадәр бер кызның да кулын тотып карамаган Рамил.
Ирина ахирәтләре тәкъдимен көлеп кенә кабул итте. Ул да унтугыз яшенә җитеп егетләр белән очрашмаган гади авыл кызы. Укуны алга алган.
– Барырмын. Ул егет мине әллә ошата, әллә юк... Ярар, – диде, каре прическасын тәртипкә китереп.
Ә үзе кичкә кадәр киемнәрен барлады.
Шкафны ачты. Дүрт күлмәге арасыннан кара җирлеккә эре ак борчаклар төшкән кыска җиңлесен кулына алды. Иң килешкәне шул булыр. Биле дә өзелеп тора. Итәге киң. Билбавын буса, кызның биле тагын да нечкәреп китә. Күлмәк кичке “свидание”ларга йөрер өчен махсус тегелгән кебек.
Бүлмәдәш кызлары кайсы кая таралышкан иде. Сессия вакыты бит. Кемдер өенә кайтып имтиханнарга әзерләнә дә, көне килеп җиткәч кенә килеп, имтихан тапшырып кайтып китә. Кич җитүгә ирененә ал помадасын сөртеп, кара сөрмә тартып, очрашуга җыенды Ирина. Муенына ак ташлы төймәсен такты. Бөдрәләнеп торган сары чәчләрен күпертеп куйды да, тәвәкәлләп чыгып китте.
Тулай торак ишеге төбендә аны егетнең райондаш кызлары – төп “димчеләр” көтеп тора иде.
– Син, Ирина, бүген шундый матур! Рамил сиңа бер күрүдә гашыйк булачак!
– Башын югалтачак! – дип сөйләнделәр.
– Алай ук булмас инде. Ул – мине, мин аны белмим. Нәрсә булса, шул булыр. Мин барам, кызлар. Тик аны ничек танырмын соң?
– Син аны түгел, ул сине үзе таныр. Син бар, бар гына, – дип фатыйха биреп калды студент кызлар.
Кыз, гүя, атлап түгел, очып барды.
Әнә каршыда кинотеатр. Парктагы эскәмияләрдә кеше күп түгел. Икесендә генә кеше бар. Берсендә бер бабай гәзит укып утыра. Арырагында бер хатын оныкларының уйнаганын күзәтә.
Ирина агач астындагы аулак эскәмиягә барып утырды. Як-ягына каранды. Таныш түгел егет күренмәде.
Көткәндә вакыт озак уза бит ул. Үзенә таба ашыгучы күренмәгәч, кайтырмын инде, дип торганда... парк эчендәге сукмактан кулына ал розалар тоткан бер егетнең ашыга-ашыга атлавын күреп калды.
“Бу – Ул!” – дип уйлады һәм ялгышмады. Егет, як-ягына каранып алды да, туп-туры Ирина янына килде. Килеп җитте дә... сүз әйтә дә алмый, катып калды. Күз кабаклары да селкенми, авызы ярым елмайган хәлдә. Ярый, Ирина һушына китерде:
– Сез очрашуга көткән кыз мин инде... Ирина булам, – дип егеткә кулын сузды.
Рамил, калтыранган кулындагы гөлләмәсен кызга сузды.
– Әйе, мин аңладым. Мин шундук ул кызның син икәнен аңладым. Бу чәчәкләр сиңа! – диде.
– Рәхмәт.
Рамилнең райондашлары ялгышмаган иде. Егет башы-күзе белән Иринага гашыйк булды. Ирина бик тәмле итеп пешеренә. Чиста. Киемнәрен дә юып кидерә. Егет көн саен кызны очрашуларга чакыра башлады. Ә сессиясе тәмамлануга авылга алып кайтты. Кызны егетнең әти-әнисе дә яратты. Алдагы атнада никах укытып, башлы-күзле булдылар. Туйлап чыгымнар чыгарып тормаска килештеләр. Кыз зур әнисе белән генә үскән иде. Сиксән яшенә җитеп килгән карчык акыллы егетнең тәкъдимен куш куллап хуплады.
Рамил тулай торакта – комендант, институтта лаборант булып эшләп, дүрт ел гомер үткәнен сизми дә калдылар. Тулай торактан аларга аерым бүлмә бирделәр. Ирина өченче курста укыганда ана карыныннан тыш йөклелек үлем тырнагына салды яшь хатынны.
Баштарак барысы да әйбәт барды. Йөккә узуын аңлаган Ирина күңел болгануы, йокысы килүгә зарланды. Аш исе күңеленә тиде. Әмма көннән-көн көчәйгән авыртулар борчуга салды. Корсак астында, сул яктагы авыртуларга күнегеп тә килә иде. Бөтен кеше дә шулай үткәрә торгандыр дип уйлап, түзеп йөргән көннәрдә бүлмәдә аңын югалтып егылгач, ашыгыч ярдәм чакыртып хастаханәгә озаттылар һәм операция ярдәмендә генә гомерен саклап кала алдылар.
Ирина укуын тәмамлап, кулына диплом алгач, Рамилне чит районга эшкә җибәрделәр. Бер ел мәктәптә эшләгәч, директор итеп билгеләделәр. Икесе бер мәктәптә эшләгән парга яңа өйдән фатир бирделәр.
Икесе дә тырыш укытучы, эшләрен яратып, көннәрен белем учагында үткәрделәр. Кайтуларына буш өй каршы алуы гына күңелләрен тырнады. Алты ел буе балалары булмады. Кайларга гына йөрмәделәр, нинди генә дәвалану курслары үтмәделәр, файдасы тимәде.
– Рамил, минем кебек түлсез хатын белән гомереңне бушка үткәрмә. Аерылышыйк. Башка берәр күңелең яткан хатын-кыз белән кавыш та, үз балаңны сөярсең. Бәхетле бул! – диде Ирина иренә.
– Ни сөйлисең, Ирина? Нинди аерылышу? Мин сиңа аерылыр өчен өйләнмәдем. Булса, тик синнән генә. Булмаса, юк. Мин башка кеше белән түшәк бүлмәячәкмен! – дип өзеп әйтте Рамил.
Ирина бер танышыннан ишетеп Уфада яшәгән бер халык дәвалаучысына барып карарга булды.
Олы гына яшьтәге чал чәчле хатын элек акушер-гинеколог булып эшләгән. Иринаны җылы кабул итте. Барысын да сорашты. Аннары үзенең процедурасын тәкъдим итте. Ирина ризалашты.
– Котлыйм, сеңлем! Син бик бәхетле хатын! – диде эшен тәмамлагач һәм хатынга киенергә кушты.
Ирина тын да алмый, дәвалаучыны тыңлады.
– Синең очрак бик сирәкләр бәхетенә төшә. Булачак синең бәбиең. Дөресрәге – бәбиләрегез булачак! Сабыр итәргә генә кирәк. Бәлки, кайту белән йөккә узарсың әле. Уңышлар телим. Бәхеткә күмелеп яшәгез!
Ирина шатланып чыкты.
Кайтып, ике атна үтүгә Ирина йөккә узды һәм тугыз ай тулганда Вадимны алып кайтты. Вадимның яше тулуга – Радим, Радим ике яшен тутырганда Ирек туды. Әкияттәге кебек, өч малай ай үсәсен көн үсеп, буй җиткерделәр. Әти-әниләренә кыенлык китермәделәр. Һәр малайның үз шөгыле булды. Берсе – спортны, берсе җыр-моңны үз итте. Төпчекләре укуга бирелде. Өлкәннәре армия хезмәтенә кадәр техникумнарда белем алып, нефть, төзелеш тармакларында хезмәт юлларын башлады. Ә Ирек, югары уку йортын тәмамлап, программист булды. Өчесе дә өйләнеп, әти-әниләрен оныклар шатлыгына күмде. Рамил, яңа урын алып, уллары үсүгә өр-яңа нигез корды. Ул нигезгә берекмәде уланнар. Үзләренә аерым фатирлар алып, тормыш йөген тарттылар. Әти-әниләре өчен дә шәһәр читендә зур кирпеч йорт төзеттеләр. Кышка икесен дә шунда алып килеп, җәйгә авылдагы яңа нигезгә кайтып йөри башладылар.
Инде Рамил белән Ирина күптән хаклы ялда. Бергә яши башлауларына кырык биш ел тулды. Уңган хуҗабикә үзе яшәгән йортта гел яраткан чәчәкләрен үстерде һәм үстерә. Ал розалар ул. Рамил беренче тапкыр очрашуга алып килгән кебек розалар. Ире өзеп алып кереп вазага утыртырга теләсә дә, кагылдырмый Ирина:
– Өзмә! Чәчәк гомере болай да кыска. Тамырында үсеп, күзләрне, күңелләрне иркәләсен! Безнең мәхәббәт гөлләре ул! Мәхәббәт бар бит ул! – дип иелеп ал розаларның исерткеч хуш исен исни дә, башын Рамилнең иңбашына салып күзләрен йома.
– Рәхмәт сиңа, кадерлем! Сабырлыгың өчен, мине сайлаганың, мине бәхетле иткәнең өчен рәхмәт!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.