

2000нче еллар башында “Бинго” телевизион лотереясендә 1 миллион доллар (!) откан уфалылар – Мөхәммәтҗановлар гаиләсен инде күпчелек хәтерләмидер дә. Ә бит алар 20-25 ел элек телевизион экраннардан төшмәде, гәзитләр кемузардан аларның яшәү рәвеше турында сөйләде. Һәм кинәт... барысы тынды да куйды. Ни булды соң Мөхәммәтҗановларга? 1 миллион доллар (хәзерге курс буенча 100 миллион сум чамасы!) аларга бәхет китердеме-юкмы? Язмабыз шушы сорауларга ачыклык кертергә тиеш.
Надежда Мөхәммәтҗанова кияүгә иртә чыга, бала таба, аерылыша, заводта эшли. Икенче ире Рөстәм белән никахта парның тагын бер улы туа. Уфаның промзона өле-ше – Черниковкада яшәүче гади генә эшче гаиләсе 1990нчы елларны авыр кичерә, әмма 2001 елда барысы да үзгәрә. Бервакыт Надежда, лотерея киосклары яныннан узганда, бәхетен сынап карарга була:
– Минем алда бер ир кеше билет алды, кесәсендә озак казынды. Икенчесен дә алырга тели кебек тоелды, ләкин шулай да алмыйча китте. Алган булса, без миллионсыз калыр идек, – дип сөйләгән иде отканнан соң телевизион эфирда хатын.
Бер миллион доллар – ул вакыттагы ТВ-лотереяләрнең берсе “Бинго”ның джекпоты нәкъ менә шул зурлыкта була. Хәзерге курс буенча 100 миллион сум чамасы! Салымнарны түләгәннән соң Надежда Мөхәммәтҗанова 19 миллион сумга якын акча ала. Бу 2001 ел акчасы! Бу сумма һәр иртәне балалар өчен азык-төлеккә 10-20 сумны кайдан табарга дигән уй белән башлаган, ә кичне, кагыйдә буларак, аракы шешәсе артында үткәргән кешегә эләгә...
Моңа кадәр Русиядә лотереядә мондый зур сумма откан кеше булмый. Шуңа күрә лотерея оештыручылар ир белән хатынны федераль телеканалларга сөйрәп дигәндәй алып баралар, Надежданың фотолары урам билбордларын бизи, Уфада ул танылган кешегә әверелә. Аңардан мондый актив рекламага рөхсәт сорап тормыйлар – аның гадилегеннән файдаланалар, ә ул үзе мондый танылуның нәрсәгә китерергә мөмкинлеген аңламый.
Гаиләне саклар өчен фатир төбендә милиционерлар наряды сменалап кизү тора. Моның сәбәбе дә була – берничә тапкыр таза егетләр төркемнәре белән “кунакка” үтеп кереп, Мөхәммәтҗановларны “котлап” чыгарга тырышалар. Надежданы кибеткә чыкканда да милиция хезмәткәре озата.
Отканнан соң ир белән хатын эшләрен ташлыйлар, әмма тормыш рәвешләрен үзгәртмиләр. Башта алар отышны яхшылап “юарга” уйлыйлар. Һәм менә шуннан соң башлана да инде мәхшәр. Һәр кич фатирда туганнар һәм дуслар җыела, ә бәйрәмнәр атналарга сузыла. Бераз туктап торганнан соң барысы да яңадан кабатлана...
Барлык ерак туганнарын һәм балачак дусларын Мөхәммәтҗановлар колач җәеп каршы ала һәм яңадан-яңа аракы тартмаларын ача. Закускага – якындагы кибеттән иң кыйммәтле пилмәннәр. Акчаны уңга да, сулга да сибәләр – беренче айларда сораган һәркемгә диярлек бурычка да, болай гына да биреп җибәрәләр, туганнарына гаражлар һәм машиналар сатып алалар – акчалары чемоданнарга сыймый.
Моны күреп, лотерея оештыручылар гаиләгә финанс консультанты билгели. Ул эшне яшәү урынын алыштырудан башларга була. Өч бүлмәле фатирны ул вакытта Уфадагы иң элиталы йорттан сайлыйлар.
Тик Мөхәммәтҗановлар абруйлы йортта да аракы эчүләрен дәвам итә. Ә менә яңа күршеләре инде аларның мондый яшәү рәвешен кабул итми. Чын мәгънәсендә, сугыш башлана. Милиция хәзер сакламый, ә исерекләр гаиләсе белән көрәшә. Проблема кискенләшкәннән-кискенләшә.
Күченгәннән соң кыска гына вакыт эчендә Мөхәммәтҗановлар фатирда янгын чыгара һәм дәрәҗәле күршеләр тәмам куркуга кала.
Барыннан да бигрәк Надежданың сәламәтлеген янгында аның күпсанлы мәчеләре һәлак булуы какшата. Кайгысын ул, әлбәттә, аракы белән бастыра. Алар астагы күршеләрен исерек килеш бер-ике тапкыр суга батыра, шуннан соң йорт идарәсе бу фатирны даими тикшереп тора. Нәтиҗәдә, миллионер-алкоголиклар ишекне беркемгә дә ачмый башлый.
Ул вакытка финанс консультанты Мөхәммәтҗановларның ике улына да фатирлар, бер-ике автомобиль сатып алырга ярдәм итә (гәрчә гаиләдә машина йөртү таныклыгы берсендә дә булмаса да), ә аннары бурычы үтәлгәнгә санап, юкка чыга. Финансларны ниндидер юл белән ерак туганнары үз идарәсенә ала, һәм көннәрдән бер көнне акча бетә. Барысына да якынча биш ел вакыт җитә...
2006 елда Надежда вафат була. 52 яшьлек хатын дәвамлы авырудан үлә. Улларының тормышы да барып чыкмый. Алар нормаль белем алмый, беркайчан да эшләми һәм көннәрен тулысынча компьютер уеннарына чумып үткәрә. Икесе дә гаилә башлыгы Рөстәмнән алдарак вафат була, ә ата кешегә яшәргә пенсиясе генә кала.
Менә шуннан соң уйлап карагыз: бәхет акчада гынамы икән?..
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.