Туры килүме, әллә тарихның саташуымы?
2008 ел. Кытай, Гуанси провинциясе. Бик күптән тиелмәгән каберлекләрнең берсендә казыну эшләре алып барганда археологлар балчык ябышкан кечкенә генә металл предмет табып ала. Башта аны балдак яисә беләзектер дип уйлыйлар, ләкин чистартып караганнан соң галимнәр катып кала: табылдыкның... кул сәгате икәнлеге ачыклана.
Һәм гади генә сәгать тә түгел, ә “Swiss Made” дип гравировкаланган 1979 елгы Швейцария сәгате!
Өстәвенә, кабер соңгы гасырларда ачылмаган, андагы барлык артефактлар, җирләү кирәк-яраклары Мин династиясе чорындагыга туры килә. Ләкин шулар арасындагы кул сәгате – ул заманнарда бөтенләй булмаган нәрсә!
Арытаба сәгать җентекле тикшерелә. Белгечләр шуны раслый: әйе, бу – үткән гасырның 70нче еллары ахырында җыелган чын Швейцария сәгате. Ул 10 сәгать 06 минутта туктаган. Ләкин аның борынгы каберлеккә ничек килеп эләгүен бер генә фәнни версия дә ышандырырлык итеп аңлата алмый.
Биш мең еллык саркофагта – каләм
Ә бу тарих тагын да сәеррәк. 1997 ел, Пакистан. Анда археологик экспедиция бронза гасыры чорындагы каберлекләрдә казыну эшләре алып бара. Табылган табут капкачы яхшылап изоляцияләнгән, кайчан да булса ачылганлыгын күрсәтүче эзләр күренми. Гадәти, классик табылдыклардан (балчык кувшиннар, сөякләр, бизәнгечләр) тыш, аннан мантыйкка сыешлы булмаган әйбер дә килеп чыга. Ул – гап-гади агач каләм.
Башта аның нәрсә икәнлеген шундук белергә калын тузан катламы комачаулый. Чистартканнан соң аның... СССРда эшләнгән каләм икәнлеге ачыклана. Маркировкасы, грифель тибы, җитештерү стиле үзенчәлекләре аның 1980 елда эшләнгәнлеген төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә. Ләкин бер сорау: монда ул ничек килеп эләккән?
Галимнәр төрле версияләрне күздән кичергән: ялганлашу, датасын дөрес сукмау, ялгышлык белән алмаштыру. Берсе дә расланмаган. Материаллар буенча экспертлар дәлилләвенчә, каләм чын. Кемдер шаяртырга теләп китереп ташлау ихтималлыгын да кире какканнар, чөнки казыну эшләре территориясе каты сак астында тотыла һәм анда чит кешеләр керә алмый.
Ташта катып калган тимер чүкеч
2000 еллар уртасы, Швеция. Ташкүмер шахтасында эшчеләр бер әйбер таба, ә ул нәрсә мөмкин булмаган хәл, күренеш, табылдык дип аталырга хаклы. Ул – тимер чүкеч. Борынгы гасырларныкы да түгел, заманча. Ләкин иң сәере – ул бербөтен ташкүмер кисәге эчендә катып калган. Алай гына да түгел, агач сабы өлешчә кристаллашкан.
Экспертлар фикеренчә, агачның кристаллашу процессы йөзәр, хәтта меңәр елларга сузыла, ләкин чүкеч, күренеп тора, безнең көннәрдәге. Тимерендәге датага караганда, ул шахтада 20 елдан да артык ятмаган. Ә хәзер төп сорау: аның тирәсендәге ташкүмер ничек хасыйл булган? Һәм ни өчен ул йөзләрчә мең ел элек барлыкка килгән җир катламында табылган?
Үткәннәргә сәяхәт
Мондый табылдыклар тикшеренүчеләрне ике лагерьга бүлә. Беренчеләре – скептиклар, алар һәрнәрсәдә мантыйкка ярашлы сәбәпләрне эзли: ялган, хата, фальсификация. Икенчеләре – темпорологлар, болары гадәттән тыш күренешләрне алга сөрә, без, бәлки, вакытлар аралыгында сәяхәт итүчеләрнең эзләре белән очрашабыздыр, ди. Аларның берсе Роберт Тейлор нәкъ менә андый очракларны күп еллар өйрәнә һәм шундый нәтиҗәгә килә: кемдер (яисә нәрсәдер) чыннан да чорлар аралыгында сәяхәт итә, кайчагында – очраклы рәвештә, ә кайчак андый эзләрне махсус калдыра.
Нәрсә бу: тарихның шаяртуымы, әллә система “саташамы”? Әлбәттә, бөтенесен дә мистификациягә кайтарып калдырырга да була. Әгәр алай икән, бүгенге көн әйберләре ни рәвешле борынгы каберлеккә барып эләгә соң? Ничек итеп каләм бронза гасыр саркофагына барып керә? Җаваплар юк. Ләкин бер генә шундый очрак та безнең дөнья төзелеше турында белгәннәребезнең астын өскә китерә.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).