

Игътибар итмәдем, чөнки Кавказ, Урта Азия якларында “брат”ларым юк икәнен төгәл беләм. Икенче кат тавыш яңгырады: “Брааат!”
Бу юлы кызыксынудан борылып карадым – кемне чакыра икән? Ә ул мине чакырган! Сатучы миңа кул болгый. Буш вакытым
күп – мин ялда, шуңа күрә янына барырга булдым. Бәлки, булышырга кирәктер. Тузган ун сумлык акчалар төргәге тоткан сатучы:
– Брат, синдә 500 сумлык юкмы? Тиздән товар алырга китәсем бар, ә бу ун сумлыклар белән йөрү уңайсыз.
Уйга баттым. Минем өчен зыян юк, вак акча һәрвакыт кирәк. Ун сумлыклары кат-кат бөкләнгән, иске. Фальшивка түгел кебек. Килештем. “Брат”ка ярдәм булыр. Ул акчаларны санады:
– Бир, ики, уч, дюрт...
Мин эчтән генә татарча кабатлыйм: бер, ике, өч, дүрт... Күңелгә рәхәт булып китте – “брат” минемчә сөйләшә бит! Санап бетерде:
– Илле! Илле ун сумлык – 500 сум! – дип елмаеп, акчаны миңа сузды. Мин дә аңа 500 сумымны бирдем.
Ул:
– Теләсәң, санап кара, – ди.
Башта каршы төштем: ник санарга инде, бергә санаган идек бит?! Аннары уйлап куйдым: вакыт бар, нигә санамаска? Санадым. Кырык тугыз гына! Берсе юк!
– Ничек алай? – диде ул. – Бергә санаган идек бит! Әйдә, тагын бер кат саныйм.
Саный: “Бир, ики, уч... Кырык тугыз!”
Гафу ит, брат, ялгышканмын. Арыдым шул, өйгә кайткан юк күптән”.
Ул, бер унлыкны өстәп, 50 сумлык төргәкне яңадан миңа бирде. Шунда күңелгә шик төште: бәлки, бу юлы артык биргәндер? Тагын санадым. Бу юлы – нибары 36! 14 ун сумлык юк! Йөзе ап-ак булды. Мин аңламадым: бу арада ун сумлыклар ничек һәм кайчан юкка чыкты? Мин бит янында тордым! Шунда гына аңладым – “брат” мине алдады. Минем кардәш түгел икән ул...
Ачуланып, җавап бирүен сорадым. Ә ул бер үк сүзне кабатлый: “Гафу ит, брат, ялгыштым...”
Алга таба миңа 140 сум тоттырды: бер 100лек, дүрт унлык. Ә мин хакыйкатьне белергә теләдем. Ул исә һаман: “Гафу ит, брат, ялгыштым...”
Бу математик хатамы? Юк. Ул бары тик “брат” итеп менә мине сайлап ялгышкан! Димәк, чын йөзе ачылды – карак булган ул.
Тик күңелдә тынгы юк. Ни өчен ул мине сайлаган? Нинди билгеләр буенча? Мин бит – инженер, зирәк кеше. Бердәнбер кимчелегем – ярдәм итәргә яратуым. Күрәсең, бу сыйфат йөземдә чагыла. Мошенник, шуны күреп, мине сайлагандыр.
Мине ничек һәм ник алдаганын белергә теләдем, яныннан китмәдем. Куркытырга да маташтым: “Әйтмәсәң, милициягә барам!” Ә ул һаман шул ук “җырын” көйләде, ялгыш исәпләгәне турында белдерде.
Шулвакыт, көтмәгәндә базар участковые килде.
– Проблемалар бар әллә?
– Бар, – дидем. – Менә бу кеше мине алдарга тырышты.
Милиционер сатучыга карады: “Син, брат, тагын иске кәсепкә тотындыңмы?!” Аннары миңа дәште: “Рәхмәт, брат. Син бар, мин бу “брат” белән үзем сөйләшермен...”
Менә шуннан соң белдем: базарда минем тагын бер “брат”ым бар икән: ул участковый булып чыкты... Братлар күп булгач, рәхәт, брат!..
Рәүзәт МИНҺАҖЕВ.
Уфа шәһәре.