+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 Августа 2025, 05:14

Ялкаулык

Тимер, 10-12 яшьлек башка малайлар кебек үк, әти-әнисенә дөнья көтәргә булыша иде: йорт-тирәне җыештыра, табак-савыт юа, кибет­кә йөри. Ләкин соңгы вакытта ул үз-үзендә сәер халәт тоя башлады: бер эшкә дә тотынасы килми. Хәтта теш чистарту да җәза кебек тоела башлады.

ЯлкаулыкЯлкаулык
Ялкаулык

Әнисе белән дә мөнәсәбәтләре начарланды. Кайвакыт малай эш кушканны ишетмәмешкә салышты, күп кенә очракта өйдән чыгып качты. Әтисе әле бу хәлләрне белми иде, ә әнисе дәшмәде. Әтисе кырыс булганлыктан, Тимер аның кушканнарын шундук үтәде. Бераздан әнисе аңлады: бу – гап-гади ялкаулык! Оятсыз ялкаулык! Тимер бары тик кырыс ир-егет сүзенә буйсына.

Кайчан башланды бу хәл? Тимер­нең китапка һәм компьютер уеннарына артык мөкиббән булуы искә төште. Башта ул күп укый иде, аннары вакытны компьютер уеннарына күбрәк сарыф итә башлады. Уеннар чын мәгънәсендә баланың бөтен вакытын “йотты”, ялкаулык үзенекен алды.

Тимер әнисен бик ярата иде. Ләкин үз-үзенә дә, әнисенә дә ярдәм итү авырлаша барды. Иң куркынычы – ул үзен җансыз, фикерсез бер хайван кебек хис итә иде. Бу халәттән үзе чыга алмый, ялкаулык белән көрәшү өчен аны күрергә, аның көчен, зәгыйфь якларын белергә кирәк иде. Ләкин шулай дәвам итәргә ярамавы көн кебек ачык иде.

Төннәрнең берсендә Тимер төш күрде. Төш тә түгел – тулы бер әкият! Анда бер матур йорт яныннан узганда ишек өстендә “Тылсымчы” дигән язу күрде. “Кереп, ялкаулыгым турында сорап карыйм әле”, – дип уйлады Тимер. Тылсымчы аңа серле көзге бирде. Көзгедәге чагылышта Тимернең җилкәсендә ниндидер бер сәер, йомшак җан иясе утыра иде. Җитмәсә, ул малайның муенын кул-аягы белән уратып алган. Бу җанварны куып төшерерлек тә түгел кебек. Ләкин, тырыша торгач, Тимер аны тартып, сүтә-сүтә төшерде. Әйе, сәер җан иясе җеп кебек сүтелә икән!

Тормышта да теләсә кайсы эшне бер мәлдә башкарып булмый бит: һәр эшнең башы, уртасы һәм ахыры була. Һәм аны шул төштәге ялкаулыкны чагылдырган җан иясен сүткән кебек бер мәлдә түгел, ә бер-бер артлы, тырышып кына башкарып була!

Иртән уянгач, Тимер төшен исенә төшерде. Ялкаулыкны ничек җиңәргә аңлап, ул ванна бүлмәсенә керде, суны агызды һәм, теш щеткасын алып, шундук тешләрен чистартырга кереште!
Савыт-саба юу – тагын бер сынау. Авыр кебек, юасы килми! Ләкин башта кашыкларны булса да юарга мөмкин. Ялкаулык әнә шундый гади хәйлә белән җиңелде.

Рәүзәт МИНҺАҖЕВ.
Уфа шәһәре.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас