

Аны Маврикий утравында аеруча рәхимсезлек белән Һиндстаннан 29 яшьлек компьютер инженеры Пурявирсингх Сундур үтерде. Бүгенге көндә тикшерү әле тәмамланмаган, ә гаепләнүче әлегә суд каршына басмаган. Кызның гаиләсе тикшерүне махсус сузалар дип саный.
Тикшерү версиясе буенча, Зәлия Шәмигулованы үтерүне Сундур көнчеллектән аның телефонында башка егет белән язышуны тапкач башкарган. Алар арасында романтик мөнәсәбәтләр булмый, ләкин индус башкача уйлый. Сорау алуларда ул хәтта кызга өйләнергә ниятләвен белдергән иде, тик тегесе аны кире каккан, имеш.
Былтыр 17 августта ул Зәлия Шәмигулованы үз машинасында ул яшәгән кунакханәдән кешесез урынга алып китә һәм аңа пычак белән ташлана. Соңрак экспертлар кызның тәнендә кимендә 20 пычак ярасы тапкан. Шуннан соң җаһил корбанын урманда күмеп, шәһәргә кайта. Полиция шундук аны үтерүдә шикләнә, һәм берничә көннән соң Сундурга гаепләү белдерәләр. 21 августта ир-ат гәүдәне яшергән урынны күрсәткән һәм гаебен таныган. Шуннан бирле тикшерү тукталгандай булды, дип зарлана Зәлиянең туган апасы Гөлназ Туктамышева.
- Безгә адвокат әйткәнчә, "тикшерү бара". Ә аның ни дәрәҗәдә барганын һәм кая барганын беркем дә белми. Ул башта анда сайлаулар булды, аннары ниндидер кыенлыклар туды, ә хәзер гомумән бернинди мәгълүмат юк, дип сөйләде. Зәлиянең әнисе Русиянең Маврикийдагы илчесенә ярдәм сорап турыдан-туры мөрәҗәгать итте. Аңа бөтен көчебезне куячакбыз, дип җавап бирделәр, - дигән Гөлназ ханым "КП-Уфа" сайтына.
Туганы сүзләренчә, Зәлия Шамигулованың әти-әнисендә Маврикий утравына җирле полицияне «кузгатырга» бару мөмкинлеге юк. Беренчедән, авиабилетлар бик кыйммәтле , икенчедән, әнисе үз укучыларын ташлый алмый. Зөлфия Шәмигулова Учалы мәктәбенең берсендә инглиз теле укытучысы булып эшләвен дәвам итә.
- Авырту басылмый. Вакыт дәвалый дип әйтмәсеннәр, бу алай түгел. Безнең дөнья бер ел элек ничек үзгәргән булса, нормаль юнәлешкә кире кайтмады. Зәлиянең әнисе үзен бик авыр хис итә, ләкин укытучылар җитмәү сәбәпле эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Аны күндерделәр. Узган уку елын ул, башка балалар хакына, соңгы көчен җыеп, үткәрде. Укучыларын ташлап китә алмады. Зөлфия кичергән кайгыны бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый... - дип сөйләгән Зәлиянең апасы.