Ир техниканы улының туган көненә бүләк иткән булган...
Уфа шәһәренең Дим бистәсендә 12 яшьлек малай каршысына килгән җиңел автомобильгә бәрелә. Ул шлемда була, әмма бу аны коткармый - үсмер машинаның алгы тәрәзәсенә бәрелүдән алган авыр җәрәхәтләрдән табиблар килеп җиткәнче җан бирә.
Бу хәл Башкорт атлы дивизиясе урамында булган. Ә "Инфинити" рулендә 29 яшьлек хатын утырган.
Соңрак шушы урыннан таралган видеоязмада фаҗига урынына килеп җиткән атаның улының җансыз гәүдәсен кочаклап елавы күренә. «Гафу ит мине, зинһар», — дип кабатлый ул. Соң шул, баланы кире булмый...
Әти-әниләр! Питбайклар урамда йөрер өчен түгел, аларда йорт арасында гына хәрәкәт итәргә була. Анда да куркыныч. Бәләкәй балаларга мондый бүләк ясамагыз. Алар кагыйдәләрне белми, куркыныч турында уйламый. Бу яшьтә бала шушындый техникага идарә итә алмый. Балаларыгызны саклагыз!
Фото: "ГАИ по РБ".