+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 сентябрь 2025, 06:30

Аю белән очрашканнар

Бөре районының Түбән Лачынтау авылында ике дус тыныч кына балык тоткан...

Аю белән очрашканнарАю белән очрашканнар
Аю белән очрашканнар
Кинәт аларның берсе аю ырылдаган тавыш ишеткән. Ул, куркып, урыныннан торып чапкан, дустын һәм машинасын яр буенда калдырган. Ул ярдәм чакыру өчен авылга килгән, дип сөйләделәр МЧСта.

Дусты белән элемтә, кызганычка каршы, югалган. Эзләргә хокук саклау органнары хезмәткәрләре, аучылык күзәтчелеге һәм авыл Советы вәкилләре чыккан.

Бәхеткә каршы, ике сәгать чамасы эзләгәннән соң, югалган ир табылган: ул елга суында утырган, бүрәнәдән егылып төшкәндә кулын сындырган һәм телефонын суга төшереп җибәргән, шуңа күрә элемтә булмаган. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Ведомствода кыргый хайваннар белән очрашу ихтимал булган урыннарда төнге балык тотудан тыелырга киңәш итәләр. Шулай ук, су үткәрми торган чехоллы телефон һәм сигналлар бирү өчен сыбызгы да алып барырга кирәк.

"Аю белән очрашканда паникага бирелмәгез, йөгермәгез һәм кычкырмагыз. Артыгыз белән борылмыйча, акрын гына чигенегез", - дип билгели коткаручылар.

Фото: баш.ньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас