Мин Казахстанда Целиноград (хәзерге Астана) авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлар әзерләү факультетын тәмамладым. Чыгарылыш кичәсендә факультет деканы И. Ш. Шекенов үз янына чакырып алды да: “Фуат, кал институтта эшкә, башта гади укытучы булып эшләрсең, соңыннан аспирантурада укып, фәнни хезмәткәр булырсың”, – дип үгетләде. Ләкин мин, деканга рәхмәт әйтеп, бу тәкъдимнән баш тарттым. Сәбәбе, беренчедән, фатир мәсьәләсе ул вакытларда бик катлаулы иде. Икенчедән, мин Целиноградка йөреп эшли алмыйм — ара ерак, өченче сәбәп — хатыным совхозның төзелеш участогында капиталь төзелеш мастеры булып эшли, ә балалар шул ук авылда мәктәптә укый. Ә инде кемнәндер фатир арендалап торсаң, ул безгә бик кыйммәткә төшәчәк. Үземнең дә “Тимертау” совхозында эшем дәрәҗәле: мин – баш зоотехник. Шулай итеп, диплом алгач, үз эшемә кайттым.
Көз айларында малларны кышкылыкка әзерләү мәсьәләләре белән көннәрнең үткәне сизелми дә калды. Кыш та килеп җитте. Зур тырышлык белән анысын да үткәрдек. Ә язын малларны җәйләүләргә чыгару мәшәкатьләре башланды. Июньдә миңа Аксен авыл хуҗалыгы техникумыннан чакыру хаты килеп төште. Хатын белән киңәшләштек тә үзебезнең якка – Башкортстанга кайтырга булдык. Бу вакытта без Казахстанда 12 ел яшәгән идек инде. Техникум туган Айдагол авылыннан нибары 5 чакрым, ә хатынның районына барырга Аксеннан поезд йөреп тора.
Шулай итеп, туган якка кайттык. Икенче көнне хатын белән икәүләп техникумга киттек. Аның директоры Р. Ф. Гәрәев безне бик яхшы кабул итте. Беренче эш итеп фатир бирде һәм мине укытучы итеп кенә түгел, тәҗрибә участогына баш зоотехник итеп тәгаенләде, ә хатынны тулай торакка тәрбияче итеп алды.
Эш башланды. Август урталарында техникумда педсовет булды. Миңа зоотехниянең барлык фәннәре буенча меңнән артык укыту сәгате бирделәр. Әлбәттә, бу барлык укытучыларга да ошап җитмәде: нигә әле укытып та карамаган кешегә шулкадәр күп сәгатьләр бирәсез, диючеләр дә булды.
Сентябрь башы. Мин иң беренче тапкыр аудиториягә укытучы буларак кердем. Студентларның күбесе – малайлар. Армиядән кайтканнары да бар. Мин килеп кергәч тә кайберләренең йөзендә аптырау, ә кайберләренең мыскыллы чырайлары күзгә ташланды. Әлбәттә, аларның йөзендә “бер күзен бәйләгән бу абзый укыта белә микән?” — дип язылган иде!
Лекцияне башладым. Баштарак бик тавышланып утырдылар. Мин, лекцияне өзеп, укучылар, бу фәнне мин болай да яхшы беләм, сезгә дә шулай ук аңлатырга тырышам, чөнки чыгарылыш имтиханын мин алачакмын, дидем. Студентлар тынып калды. Мин сөйләгәнне күбесе авызларын ачып тыңлый башлады. Тәнәфестә ике укучының сөйләшкәне колакка чалынды: “Вәт бу абый аңлата, ичмасам, ә элекке укытучы сөйләгәнне аңламый идек”.
Укыту шулай үз җае белән бара. Теге көнләшкән укытучылар дәрескә дә кереп утырып чыга. Директор да булды. Бернинди кисәтү дә ишетмәдем. Шулай бер көнне дәрес аңлатып, үзем өстәлләр арасында йөрим. Күрәм: төркемдә иң начар укыган бер кыз рәсем ясап утыра. Кеше сурәте, бер күзен бәйләтеп тә ясаган, ә астына минем исем-фамилияне язып куйган. Ул мине шәйләмичәрәк калды. Мин кинәт кенә бу рәсемне кулыма алдым да, укучыларга күрсәтеп: “Менә нинди шәп рәссам укый икән монда!” – дидем. Ә тәнәфестә бу кыз, яныма килеп: “Абый, теге сурәтне миңа кайтарыгыз әле”, – дип ялынды. Ә мин аңа, сурәтне имтихан тапшырганнан соң бирермен, дидем.
Икенче көнне үткән дәресне шул кыздан сорадым. “Бишле”гә җавап бирде. Бер ай буе аны сынадым. Ахыргы чиктә имтиханны да бишлегә биреп чыкты ул.
Тагын шундый вакыйга хәтердә калган. Техникумда бер махсус төркем бар иде. Анда, башлыча, армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр укый. Бер көнне дәрескә кыңгырау шалтырады. Мин шул төркемгә дәрес үткәрергә кердем. Күрәм, сыйныфта нибары өч студент утыра, ә башкалары тулай торакка кайтып киткән. Дәрес башланды. Ун минутлап вакыт үткәч, сыйныф ишеген ачып керергә сорый башладылар. Мин берсен дә кертмәдем. Төркем җитәкчесе һәм завуч килгәч кенә рөхсәт бирдем. Әгәр алай эшләмәсәм, бу тәртипсезлек студентларның гадәтенә керәчәк иде. Болар кереп утыргач, кисәтү ясадым: “Класста бер кеше булса да, булмаса да, минем сәгатьләр үтә. Ә теманы имтихан сорауларына кертәчәкмен”, – дидем. Мондый очрак башкача кабатланмады.
Тагын бер хәл. Мин техникумда читтән торып укучыларга да дәрес бирәм. Фәрит исемле студент Н. авылыннан килеп укый иде. Укуы бик начар. Дәрескә килмәгән көннәре дә булгалый. Дәресне күңел биреп тыңламый. Контроль эшләре дә кулга алырлык түгел. Шулай да тартып-сузып имтиханга җиткердем моны. Имтиханда билет алды, тик сорауга төпле җавап бирмәде.
Мин аны өч тапкыр әзерләнеп керергә чыгардым. Һәм, тартып-сузып, “өчле” билгесе куйдым. Ул чыгарга ашыкмады, миңа карады да: “Тәки өчле куйдың, ә? Берәр вакыт безнең авылга килсәң, мин сиңа үземнең кем икәнлегемне күрсәтермен әле!” – дип янады. Ә мин аны: “Мин иртәгә сезнең авылга барам, куркак булмасаң, каршы ал”, – дип озаттым. Ул диплом ала алгандырмы-юкмы, анысы билгесез, чөнки мин аны башкача күрмәдем.
Укытучы эше авырмы, әллә җиңелме? Авыр, әлбәттә. Әгәр укучыларга йомшаклык та, бер үк вакытта таләпчәнлек тә күрсәтеп, үз-үзеңә ышаныч тудыра алсаң, әлбәттә, авырлык артта кала инде.
Фуат МУСИН.
Әлшәй районы.