+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 сентябрь 2025, 13:25

Уфа янында... аюлар

Аларны урманга куып җибәргәннәр.

Уфа янында... аюларУфа янында... аюлар
Уфа янында... аюлар
Башкортстанның Экология министрлыгы белгечләре Иглин авылының Кузьминка Вилладж микрорайонында аюлар пәйда булуы турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирде. Урынга кичекмәстән ведомствоның дәүләт инспекторлары, җәмәгать инспекторлары һәм волонтерлардан торган төркем чыкты.

"Төнлә хайваннарны тимер юл аша урман массивына куып җибәрделәр", - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Белгечләр искәртеп узганча, кыргый хайваннар белән очрашу турында оператив-диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе эшли торган телефоны аша хәбәр итегез: (347) 218-04-30.

Башкортстанда аю аулауга 130 рөхсәт бирелгән.

Фото:скриншот видео

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас