+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 сентябрь 2025, 03:40

“Ашыкмыйбыз, дөнья кумыйбыз...”

Гафури районында урнашкан “Красная поляна” җирлегендә дөнья корган “анастасиячеләр” кыйблаларына тугрымы?

“Ашыкмыйбыз, дөнья кумыйбыз...”“Ашыкмыйбыз, дөнья кумыйбыз...”
“Ашыкмыйбыз, дөнья кумыйбыз...”

Гафури районының Усолка авылыннан ерак түгел урман эчендә яши алар. Бер төркем кешеләр үзләрен язучы Владимир Мегре тарафдарлары дип игълан итә һәм урманга яшәргә китә. Кайберләре балалары белән. Аларның максаты –─ үз ырулары утарында табигать белән берләшеп яшәү. Шушы еллар эчендә аларның җирлеге кимемәде генә түгел, үсүен дәвам итә, дип санала.

Үзләрен “анастасиячеләр” дип атаучы бу кавем янына тәүге тапкыр моннан 10-15 еллар тирәсе элек барган идем. “Без сектантлар да, дәрвишләр дә, дини фанатлар да түгел. Без бары тик җиргә, табигатькә якынрак яшәргә телибез”, ─– аларның тәүге сүзләре шушы булды.

Ул вакытта анда бәләкәй генә берничә йорт тора, аларда икешәр-өчәр балалы яшь гаиләләр яши иде. Тормыш-көнкүрешләре үтә дә гади һәм кысык тоелса да, киләчәккә планнары, хыяллары зурдан иде аларның. Янып торган күзләр, бер минут та туктап тормыйча әлеге агымны мактау, табигать белән берләшүләренә сөенү...
Әйе, тәүге тапкыр мин бу кешеләргә сокланып, алардан бераз гына көнләшеп тә кайттым. Аннары тагын берничә тапкыр булдым бу урында, бик күпләре белән аралаштым, язып та чыктым. Һәрвакыт аларның заман уңайлыкларыннан баш тартып, табигать үзе биргәнне генә файдаланып яшәүләре гаҗәпләндерә иде. Соңгы баруым бераз икенчерәк уйлар уятты. Я ярар, барысын да баштан башлыйк.

1996 елда танылган язучы Владимир Мегреның “Звенящие кедры России” сериясеннән беренче китабы дөнья күрде. Бу сериядәге китапларда төп героиня ─– Себер кызы Анастасия образы аша Русиянең матур киләчәге, мәдәнияте һәм тормышның яңа фәлсәфәсе турында сөйләнелә. Илебезнең чәчәк атуы, җәмгыятьнең катлаулы социаль һәм икътисади мәсьәләләрен хәл итү өчен китапларда “Ыру утары” дигән милли идея тәкъдим ителә: Русиядә яшәүче һәр кеше теләге булганда гомерлек мирас итеп үз ыру утарын булдыру өчен бушлай 1 гектардан да ким булмаган җир учас­тогы алала. Ыру утарына һәм анда җитештерелгән продукциягә бернинди салым салынмый.

Бүген Русиядә “анастасиячеләр” күпме икән? Владимир Мегре үзе соңгы чыгыш­ларының берсендә фонд исемлек­ләрендә теркәлгән 600 тирәсе җирлек турында сөйләде, һәрберсендә уртача 50-100 кеше (3000-6000 кеше), әмма, статистика булмау сәбәпле, җирлек­ләрнең гомум санын, аларда яшәүчеләр санын төгәл генә әйтеп булмый.

Хәрәкәт сайтында исә якынча 350 җирлек теркәлүе турында язылган. Безнең республикада – 22. Иң эреләренең берсе –─ Гафури районындагы “Красная поляна” биләмәсе. Ул 100 гектарга якын мәйданны били, кайчандыр анда кырыктан артык гаилә утары урнашкан иде. Болар күбесенчә якындагы Стәрлетамак халкы, Уфадан, Ишембайдан, Салаваттан да барлар. Төрле һөнәр ияләре –─ педагог, запас­тагы майор, сату буенча менеджер, технолог, юрист, табиб һ.б. Күченүче­ләрнең яше – 25тән 65 яшькә кадәр. Балалар якындагы авыл мәктәбенә беркетелгән. Ләкин күбесенчә өйдә укыйлар, мәктәпкә йомгаклау контроль эшенә генә йөриләр.

Тәүге килүемдә дүрт гаилә генә ел әйләнәсе яши иде. Калганнары монда җәйгә күчеп килә. Кайберләренең йортлары әле кышка әзерләнмәгән, икенчеләре төзелә генә башлаган, өченчеләре никтер шикләнә. Җирлектә электр юк. Һәр йортта диярлек кояш панельләрен күрергә була иде. Аларның куәте йортны яктыртуга, телефонны, ноутбукны зарядкалауга җитә. Кер юу машинасы да бар, әмма аны эшләтеп җибәрү өчен генераторны кабызырга кирәк. Гадәти техникадан телевизорны гына күрмәдем. Бу килүемдә биләмәгә электр үткәрелгән иде инде.

─ Еш кына без “старообрядчылар”, яки башка шундый кешеләр дигәнне ишетәм. Аңлатып бирәм: монда диннең катнашы юк. Кемдер, мөсел­ман, кемдер чиркәүгә йөри, кемдер гомумән атеист, моңарда беркемнең дә эше юк, –─ дигәнрәк фикерне әйткән иде ул вакыт күчеп килүчеләрнең берсе. –─ Идея гади. Бу авылга яшәргә күченү белән бер. Тик безнең участок 6 сутый түгел, ә бер гектар. Бу гектарда без өч алмагач һәм бер-ике түтәл кишер утыртмыйбыз, ә зур бакча –─ ике дистәдән артык җимеш, эрбет агач­лары, пихта утырта алабыз, төрле яшелчәләр үстерәбез. Бу бакча минем гаиләмне туендыра, аннары мирас булып балаларыма күчәчәк.

Бер гектар мәйдан очраклы алынмаган. Хәрәкәт идеологиясе буенча, шушы мәйданда гына дөрес сайланган үсентеләр исәбенә үз-үзен тергезүче экосистема булдырырга мөмкин. Аларны урнаштыру өчен кимендә 1 гектар кирәк. Буа да бу системаның кирәкле өлеше. Яшелчә-җиләк-җимешләрне, нигездә, үзләре өчен үстерәләр. Артканын шәһәр ярминкәләрендә, фести­вальләрдә, шулай ук үз авыл­даш­ларының кибетләрендә саталар. Терлек асраучы юк диярлек, чөнки аны асрау кыйммәткә төшә. Өстәвенә, күп кенә гаиләләр ит кулланудан баш тарта. “Красная поляна” халкының төп эшчәнлеге – кырлыган (иван-чай) җыеп киптерү, умартачылык, сабын кайнату, табигый косметика, май җитештерү, агач әйберләр ясау, табигый тукымадан кием тегү иде.

Күченүчеләрнең һәрберсенең үз тарихы бар. Берсе төнге кизү вакытында эштә “Звенящие кедры” китабын укыган һәм аны идея эләктереп алган. Икенчесе шәһәр тормышыннан туйган. Өченчесенең хатыны китапны укыган һәм ирен экспериментка күндергән.
Китапта, чыннан да, дини мотивлар бар, әмма һәр җирлек тормышны төп идеяне нигез итеп алып, үз тәртибе буенча төзи. “Әгәр илдә яшәүчеләрнең барысына да бер гектар җир өләшсәң, алар

Русия территориясенең нибары 7-8 процентын гына биләячәк, –─ дигән иде тагын бер йорт хуҗасы. ─– Хәзер теләсә кайсы шәһәр тирәсендә чүп үләне баскан буш территорияләр бик күп. Әгәр кешеләр килеп, нидер эшли башласа, бу бик яхшы бит. Әгәр дә алар йорт, юллар төзи, бакча сала һәм сатуга ниндидер продукция үстерә алса, бу инде ил икътисадының күтәрелеше”.
Әнә шундыйрак сүзләр, планнар белән күп еллар элек мине “анаста­сиячеләр” озатып калган иде. Кызганычка каршы, бу килүемдә мин аларның күбесен күрә алмадым. Кайсыларыдыр бу урыннан күчкән, кемдер эштә булып чыкты. Безне Дүртөйле районының Имай-Утар авылында туып-үскән Нәзирә ханым каршы алды. Ул биредә чагыштырмача яңа кеше икән. “Газпром”да эшләп, пенсиягә чыккан. Ачык йөзле ханым хан сарае кебек зур йортына чакырды. Моңа кадәр бәләкәй генә агач йортлар күреп өйрәнгәнгә гаҗәпсенеп, аның артыннан иярдем.

– Безнең хыялыбыз җир участогы алып, йорт салу иде. “Анастасиячеләр” турында ишеткәч, ике дә уйламый шушында килдек. Матур урын. Бер гектар җир алдык. Үзебез йорт төзедек, мич чыгардык. Электр үткәрдек. Монда җәен яшибез, кышка бикләп китәбез. Йорт әле төзелеп бетмәгән. Киләсе елга бәдрәф, ванна бүлмәсе ясарга исәпләп торабыз. Йортның тышкы ягын да матурлыйсы бар. “Анастасия­челәр” – мәхәббәт җырчылары, алар бу гектарны мәхәббәт даирәсе дип атый. Әле монда кырыклап участок, –─ диде Нәзирә.
Нәзирәнең ире Себергә йөреп эшли. Без килгәндә дә ул эштә иде. “Айлар буе ялгызы курыкмыйсызмы”, – дип сорыйм. “Курыкмыйм. Әле күр­шеләр дә юк. Кызыбыз Уфада яши, аңа 35 яшь. Ул килеп китә. Иптәшкә песием бар”, –─ ди Нәзирә.

Бер гектар җирдә бик күп агачлар, җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр утырткан гаилә. Монда койма коймыйлар, участок читләрендә утыртылган агачлар шул рольне үти. Бу исә төрле хайваннар үтеп кермиме, дигән сорау тудырды. Бүреләр, төлкеләр, пошилар күренгәли икән, бервакыт аю да кунак булган.

─ Табигать безне яшәргә өйрәтә. Буа ясадык, баз казыдык. Әле юлларны ремонтлау турында биләмә Советы җыелышы үткәрдек. Салым түлибез бит. Туганнар, дуслар килеп, ял итеп китә. Башта бу адымыбызны кабул итмәделәр, аптырап калдылар. Хәзер барысына да ошый. Без үзебез дә үзгәрдек, җир үзгәртә. Ашыкмыйбыз, дөнья кумыйбыз. Шәһәрдә кеше мүкләнә, ир белән хатын арасы да суына башлый. Ә монда табигать белән берлектә бер-береңне нык кадерлисең, саклыйсың. Хатын-кызларга хас асыл сыйфатлар ныграк ачыла, ирләр ир-атлар эшен башкара башлый. Еллар үткән саен ирем белән мөнәсәбәтләр яхшыра дияр идем. Без хыялыбызны тормышка ашырабыз –─ мәхәббәт территориясен булдырабыз. Яшәгән мохитебезне камилләш­терәбез. Үзебезнең кече Ватаныбызны төзибез. Аннары ул оныкларыбызга калачак, –─ диде Нәзирә ханым.

Буш вакытларында Нәзирә картиналар чигә. Хәер, бер гектар җирдә утыртылган яшелчә-җимеш әллә ни буш вакыт калдырмыйдыр да. Күңел өчен монда ел саен августта фестиваль үтә. 500ләп кеше җыела. Төрле көйләр, җырлар яңгырый.

Нәзирә тормышыннан бик канәгать күренде. Аның өчен шатлансам да, никтер күңелгә моңсу булып китте. Күзләрдә элекке очкыннар күренмәде, мин сокланган кешеләр очрамады. Элек мин барганда кечкенә генә йортлар, бәләкәй балалы гаиләләр иде. Хәзер зур-зур йортлар салганнар, балалар да бик күренми. Мич ягалар, кояш батарейкалары ярдәмендә ут табалар иде, хәзер электр кертелгән. Мунчада юынып, буага сикерәләр иде, хәзер өйдә ванна, бәдрәфләр урнаштырырга җыеналар. Компьютер белән телевизорны бик сирәк кенә кулланачакбыз, дисәләр дә, алары да түрдән урын алган. Кышын бата-чума утсыз-юлсыз йөргән, көн дә үзләре кар көрәп юл ачкан кешеләр бүген инде дәүләттән ярдәм көтә. Болар барысы да “анастасиячеләр”нең табигать белән берләшү дигән девизына каршы килә кебек. Тик ни генә димә, адәм баласы өчен беренче урында уңайлылык шул. Хәтта “анастасия­челәр” өчен дә. Ә бит кайчандыр алар, цивилизациядән качып, шушы урынга килеп төпләнгән иде...

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас