+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 сентябрь 2025, 09:45

Туры килү микән, язмышмы?

Әлеге хәлләрне бүген дә аңлата алмыйлар.

Туры килү микән, язмышмы?Туры килү микән, язмышмы?
Туры килү микән, язмышмы?
Тарихтагы кайбер вакыйгалар, серле һәм сәер туры килүләр, яман синхрон хәлләр берничек тә мантыйкка сыймый. Аларның кайберләре без аларның мәгънәсе турында белгәннән түгел, ә белмәгәннән игътибарны җәлеп итә. Бу аномалияләр алдында тарихчылар да, галимнәр дә, скептиклар да көчсез, аларга карата җаваплардан бигрәк сораулар күбрәк. Син фаталист булсаң да, рационалист булсаң да, әлеге биш туры килү очрагыннан тәннәр чымырдап китә, алар дөнья төзелеше картинасына яңача карарга мәҗбүр иткән кебек...

1. “Титаник” һәм күрәзәче роман
“Титаник”ның фаҗигасенә 14 ел алдан ук, 1898 елда, язучы Морган Робертсон “Әрәм эш, ягъни “Титан”ның һәлакәте” дигән повесть яза. Аның сюжетында “батуы мөмкин булмаган”, Төньяк Атлантикада йөзгән вакытта айсберг белән бәре­лешкән “Титан” дигән кораб турында бәян ителә. Бу очрактагы параллельләр барыбызга да билгеле коточкыч фильмдагы кебек тезелеп китә:
 
– ике кораб та моңарчы булмаган иң зурлары итеп төзелә;
– икесе дә батуы мөмкин түгел дип исәпләнә;
– икесе дә салкын апрель төнендә айсбергка килеп бә­релә;
– икесендә дә пассажирлар өчен коткару көймәләре җитми.
Скептиклар Робертсонның ул чактагы диңгез трендларын яхшы белүенә басым ясаса да, аның язмалары әүлиялек чигенә якын. 2012 елда “Smithsonian Magazine” журналы билгеләп үткәнчә, бу китап “Титаник”ның фаҗигасен бик куркыныч һәм төгәл сурәтли. Алан Мур әйткәнчә, “Туры килүләр юк ул, туры килүнең иллюзиясе генә бар”.
 
 
2. Линкольн белән Кеннеди параллельләре
АКШның иң атаклы президентлары Авраам Линкольн белән Джон Ф. Кеннединың үтерелүләре арасында йөз елга якын вакыт аралыгы ята, ләкин аларның тормышы һәм үлеме охшашлыгы бик сәер:
 
– икесе дә Конгресска 100 ел аерма белән сайлана: Линкольн – 1846, Кеннеди – 1946 елда;
– икесе дә президентлыкка йөз ел аерма белән сайлана: Линкольн – 1860, Кеннеди – 1960 елда;
– икесе дә җомга көнне башларына атып үтерелә;
– үтерелгәндә икесенең дә яннарында хатыннары була;
– Линкольнның секретаре – Кеннеди, ә Кеннединың секретаре Линкольн фамилияле була;
– алардан соң Президент булып калган кешеләр йөз ел аерма белән туа һәм икесе дә Джонсон фамилияле була: Эндрю Джонсон – 1808, Линдон Джонсон – 1908 елгы.
Бу туры килүләр аерым-аерым караганда берни дә кебек түгел, ә чагыштырып карасаң, бик шомлы тәэссорат калдыра. Тарихчылар һаман бәхәсләшә: бу туры килү генәме, әллә инде закончалыкмы?
 
3. Франц Фердинандның двойнигы
Билгеле булуынча, Франц Фердинандны үтерү Беренче бөтендөнья сугышы башлануга сәбәпче була. Әмма аның үлеменә бер ел кала, 1913 елда, Сербиядә бер сәер открытка басылып чыга, анда эрцгерцог Фердинандның үтерелүе сурәт­ләнә. Рәссам картинада Францка нык охшаган бер кешенең автомобильдә атып үтерелүен төшергән була.
Шунысы да искиткеч: әлеге машина да 1914 елның 28 июнендә Сараевода Фердинанд чыннан да атып үтерелгән автомобильгә бик тә охшаган була.
 
4. Гувер плотинасы фа­җигасе: беренче һәм соңгы корбан
XX гасырның иң эре инженерлык проектларының берсе булган Гувер плотинасын төзү 1931 елда башлана. Анда төзелеш барышында 96 кеше үлә. Иң беренче булып инженер-геодезист Дж. Г. Тирни һәлак була, ул Колорадо елгасы үзәнендә әлеге проект буенча тикшеренүләр үткәргәндә 1922 елның 20 декабрендә батып үлә, бу хәл әле күләмле төзе­лешләр башланганчы ук була.
Төп-төгәл 13 елдан, 1935 елның 20 декабрендә, бу төзелештә соңгы үлүче теркәлә. Ул беренче корбан булган инженерның улы Патрик булып чыга. Бер үк төзелештә әтиле-уллы кешеләрнең 13 ел аерма белән бер үк көнне һәлак булулары, чыннан да, уйландыра. Кемдер өчен бу – язмыш, күрәчәк, икенчеләр өчен – фаҗигале туры килү.
 
5. Тамерлан каберенең каргышы
1941 елның 19 июнендә совет археологлары Сәмәркандта Тамерланның (Тимурның) каберен ачкач, барчасына да зур куркыныч белән янаган язу таба. Анда болай дип язылган була: “Кем дә кем минем каберемне ачса, ул миннән дә куркынычрак илбасар золымчыны иреккә чыгарачак”. Ике көннән, 1941 елның 22 июнендә, фашистик Германия СССРга басып керә.
Тарихчылар раславынча, Иосиф Сталинның үзен дә әлеге туры килү факты борчуга сала һәм 1942 елда Тамерланның сөлдәләрен мөселманнарның барлык гореф-гадәтләрен үтәп җирләргә куша. Озак та үтмәс­тән совет армиясе сугышта хәлиткеч җиңүләрнең берсе-
нә – Сталинград янында дошманны тар-мар итүгә ирешә.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
Фотолар iStock һәм Википедия.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас