+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 Сентября 2025, 08:50

"Икенче дөнья барлыгына ышанмый мөмкин түгел"

"Кунак килергә тиеш", - диде мәрхүм бианам".

"Икенче дөнья барлыгына ышанмый мөмкин түгел""Икенче дөнья барлыгына ышанмый мөмкин түгел"
"Икенче дөнья барлыгына ышанмый мөмкин түгел"

"Әни сөйләде.
Әнинең әнисе - минем картәнигә икенче инсульт булгач, ул берникадәр вакыт аңына килә алмыйча ятты.
Шуннан соң күп вакыт та үтмәде, әби бу дөньядан китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын.

Бездә торды соңгы көннәреңдә, әни карады үзен. Әни исеменнән сөйлим.

"Бервакыт шулай кич белән әни янында утыра идем. Арылган булган, ахры, утырган килеш йокымсырап киткәтмен.
Шул арада бер төш күрдем. Имеш, минен мәрхүм кайнанам мич янында, аш бүлмәсендә камыр баса.
- Әни, нишләп камыр басасың? - дип сорадым үзеннән.
- Кунак килергә тиеш, кунак көтәбез, шуның өчен тырышам, - ди бу миңа.
- Ничәләрдә килә соң кунагың?
- Сәгать сигезләр тирәсенә килеп җитәргә тиеш, - дип җавап кайтарды.

Шул вакытта уянып киттем. Бераздан соң кинәт кенә әнинең хәле начарланды, күп тә үтмәде, дөнья белән хушлашты. Сәгать кичке сигез иде..."

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас