-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 сентябрь 2025, 11:17

Җирләгәндә “мәрхүм” ютәлләп җибәргән...

Бу ничек була инде?

Җирләгәндә “мәрхүм” ютәлләп җибәргән...
Җирләгәндә “мәрхүм” ютәлләп җибәргән...
Һиндстанда ир-ат үзен җирләгәндә терелгән һәм дәваханәгә китерелгән. Бу хакта "NDTV" басмасы хәбәр итә.

Киңкүләм мәгълүматлары буенча, ир-ат берничә көн элек бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә җитди җәрәхәтләр алган һәм шәхси клиникага госпитализацияләнгән. Туганнары сүзләренчә, табиблар аны коткара алмауларын белдергән, шуннан соң гаилә мәрхүмне күмәргә әзерләнә башлаган.

"Без аны җирләргә җыенганда, ул кинәт кыймылдап куйды һәм йөткерде. Без аны хәзер үк район дәваханәсенә алып килдек. Хәзер ул үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган, аның хәле авыр, әмма тотрыклы", — дип сөйләде туганы.

Әмма дәваханә җитәкчелеге гаилә белдерүләрен кире кага, бәлки туганнары табибларның медицина терминнарын дөрес аңламаганнардыр, дип раслый.

Бу инцидент Һиндстанда киң җәмәгать резонансы тудырды, медицина персоналы һәм пациентларның туганнары арасындагы үзара хезмәттәшлекнең мөһимлеген, шулай ук ашыгыч ситуацияләрдә диагностика төгәллеген ассызыклады.

Фото: "Комсомольская правда" сайтыннан
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас