+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 сентябрь 2025, 08:09

"Юл читендә басып торган кызны кызганып утырттым"

"Бу кызның бер ел элек мәрхүм булуын белгәч, чәчләр үрә торды".

"Юл читендә басып торган кызны кызганып утырттым""Юл читендә басып торган кызны кызганып утырттым"
"Юл читендә басып торган кызны кызганып утырттым"

"Миңа бу вакыйганы таныш ир-ат сөйләде.

Бервакыт ул туганнарына машинада барырга була. Юл озын, арыган. Күрә, юл читендә бер кыз басып тора, тавыш бирә, ди. Күңеллерәк булыр, утыртыйм инде, дип уйлый.

Тормозга баса, кыз арткы урынга утыра, үзен якындагы авылга, өенә кадәр илтеп куюны сорый.
Ул, әлбәттә, риза була, чөнки караңгы төшкән булган инде. Кыз әти-әнисен күрергә кайтуы, инде бер ел өйдә булмавы, сагынуы турында сөйләгән. Әңгәмә вакытында бу кеше арткы көзгегә карап алганда, кызның чырае сытылганын, иреннәре зәңгәрләнеп, авыз чите кызыл төскә кергән булуын күреп ала. Гаҗәпләндем, ди, борылып карарга булдым. Караңгы булганга шулай күренгәндер инде, арыган да идем дип, уйлый ул. Алар күрсәтелгән йортка кадәр барып җитәләр, кыз машина йөртүченең көтеп торуын үтенә, аны пирог белән сыйларга теләвен әйтә, әни бик тәмле пешерә, ди.

Бу инде, ә нигә көтмәскә соң, инде консерва ашап туйдым, ичмасам пирог ашармын, дип машинада торып кала. Теге кыз кереп китә. Карый, өйдән бер ир кеше чыга. Моның янына килеп, сез кем янына килдегез, нинди эш белән килдегез, дип сорый. Ир барысын да сөйлдәп бирә. Бу кеше аптырап кала һәм аны өенә керергә чакыра. Өйгә керсә - ни күрсен! Анда уртада өстәл ризык һәм кара тасма белән теге кызның фотосы... Шоферның чәчләре үрә тора. Бу кеше теге кызның әтисе булып чыга. Бер ел элек бердәнбер кызыбызны шул юлда машина бәрде, ди ул. Бүген аның еллыгы, ди. Чәйләр эчертеп озатып җибәргәннәр моны. Пироглары чыннан да бик тәмле иде, ди.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас