+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 сентябрь 2025, 08:15

“Әннә әйбәт”

Бер очракта – имансыз аналарны,икенчесендә миһербансыз балаларны күреп җан әрниЯл көнемдәге соңгы чакырудан кайтып кереп, плащымны салып элүгә телефоным шалтырады. Кызым икән:– Алло, әни, акча кирәк. Кредит алабыз. Надыйр машинаны яңарта...Алгы яктагы креслога утырырга өлгердем. Күз алдымда әлегәчә күренмәгән утлар уйнады, тын җитмәгән кебек булды. Җавап бирә алмый тордым. Кызым: “Әни, хәлең ничек?” – дип сорыйсы урынга, үзенекен сөйли торды:– Әни, нууу, нигә дәшмисең?– Соң, балам, Алина, ул кредитны бит түләргә дә кирәк. Элек алганыгызны да түлисегез бар...

“Әннә әйбәт”“Әннә әйбәт”
“Әннә әйбәт”
– Әй, әни, синеке шул булыр инде! Машинаны яңартырга иде. Дусларыбыз өр-яңа иномарка алган. Әниләре булышкан. Надыйр да ике ел йөри бит инде безнең “Хавал”да... Күптән яңартырга вакы-ы-ыт...
– Балам. Бик арыдым әле. Эш күп булды. Бер сүз дә әйтә алмыйм. Ял итәсем килә...
– Ә без кредитны алдык инде, әни. Түләшерсез бит безгә. Ай саен кырык биш мең сум биреп бара алырсыз әле...
– Кызым, Алина, бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Әтиең дә эштән туктарга уйлап тора. Мин дә әллә эшли алам, әллә юк. Үзегез карагыз...
– Син мине яратмыйсың инде. Кайчан акча сорасам да, гел шулай дисең... – кызым борынын тартты.
– Балам, тынычлан. Ярату, яратмауда түгел эш. Миңа да ял кирәк. Әтиең белән сөйләшербез.
Шул урында сөйләшү өзелде.
Арып кайтылды эштән. Көн буе алты чакыруда булырга туры килде. Балалар арасында тагын яңа инфекция йөри. Эчләре китеп, тән температуралары күтәрелеп чирлиләр. Яхшылап сөйләшә дә белмәгән сабыйларны карап, дөрес диагноз куеп, дәвалау курсын билгеләргә кирәк. Арыта. Участокта меңнән артык бала. Йөкләнеш зур. Кырык елга якын яраткан хезмәтемдә көч түгәм. Сабыйларны бигрәк яратам. Аларның сәламәт елмаюын күрү бар аруларны оныттыра.
Үзебез дә ике бала үстердек. Зурлар инде. Марсель белән Алина. Икесен дә укыттык, туйлар үткәреп, фатирлар алып биреп, олы тормыш юлына бастырдык. Ирем Тимерҗан ипле, акыллы, бала җанлы. Балалар күбрәк минем өстә булды. Ирем гаиләнең мул тормышта яшәвен тәэмин итте. Зур оешмада баш инженер булып эшли. Хаклы ялга чыкса да, эшеннән аерылмый. Балалар өчен тырыша.
Мин пенсия яшенә җитү белән туктармын дигән идем. Улым өйләнәсе ел иде. Аның өйләнүе бер дә күңелгә ятканча булмады. Әтисез үскән Аксана исемле кыз белән танышып алды. Әнисенең бердәнбер кызы. Әни кеше соңгы елларда идән юучы булып эшләгән. Бездән фатиха сорагач, балама фикеремне белдереп карадым:
– Балам, әллә ашыкмыйсыңмы шул Аксанаң белән бәйләнергә? Берәр башка вариант таба алмассыңмы? Үзеңә тиң кеше очрамадымыни, улым?
– Әни! Аксанага өйләнмәсәм, мин гомеремдә дә өйләнмим! Я ризалыгыңны бирәсең, я юк! Без бер-беребезне яратабыз, – диде.
Ризалаштым. Әтисе балалар тормышына бөтенләй кысылмый. Өйгә акча кайтара. Кергән акчаны тотучылар, туздыручылар без.
Туйны зурлап үткәреп, малайны өйләндердек. Мәшәкатьләр беткәч, Аксана әнисенең эшеннән туктавын әйтте.
– Әниең миннән дә яшь бит әле, нишләп туктады, ике бүлмәле фатирны ничек тотарга уйлый, эшләми дә? Пенсиясе дә әллә күпме түгелдер... – дигәнемне сизми дә калдым.
– Ял итсен. Биш ел эшләде инде. Җитәр. Хәзер мин, без булышырбыз. Ярдәм итәргә әнинең кызы, мин бар, – диде, горур кыяфәттә гәүдәсен төз тотып килен. Чәен эчеп бетерде дә, буш чыгаягын маникюрлы бармак очлары белән шапылдатып эчкә этеп куеп, чәчләрен төзәтә-төзәтә залга чыгып китте.
Аксананың җавабы гаҗәпләндерсә дә, дәшмәдем.
Килен кеше белән икебез арасындагы бу сөйләшү йөрәккә уелды. Кодагый үтә дә гади хатын. Белеме дә юк. Гомере эчендә ипи пешергән, почта тараткан, идән юган... Баласында үзенә карата хөрмәт тәрбияли алган. Үземнекеләрне күз алдына китерәм дә, бик зур аерма күреп хәйраннар калам.
Бер көнне улым бәләкәй оныгыбызны бакчадан алып минем янга эшкә керде. Тамагы кызарып тора, карап җибәрергә кирәк иде, диде.
– Кодагый да эштән туктаган икән. Мин дә туктармын инде, улым. Бигрәкләр арыйм. Картаям, – дидем, тамагын карап, балада андый-мондый куркыныч үзгәреш булмавын белдереп.
– Нинди эштән туктау? Әни, син нәрсә? Әле нинди эштән туктау ди? Эшлисең әле! – диде улым, күзләрен шар ачып.
– Кодагый туктаган бит... – Күзлегемне салдым. Хисләремне улыма сиздермәс өчен халатымның сәдәфләрен ычкындыра башладым.
– Аның хезмәт хакы да бәләкәй. Ул синең кадәр акча алмый. Ятсын өендә! Син бит, әни, акчаны көрәп аласың! Ә акча кирәк!
– Тазалык сиздерә башлады, балам. Кан басымы күтәрелә... Дарулар үзем белән йөри... – Сумка кесәсеннән ак төймәне алып, су белән йотып куйдым.
– Дару булгач, тагын нәрсә кирәк? Эчәсең дә, йөгерәсең! Балалар белән эшләгән кеше картаймый. Тормыш девизыңны онытма! Без бала чакта гел шулай кабатлый торган идең. Ярар, пока! Эштән китәм дигән сүзеңне башкача ишетмим, әни...
Аннары оныгыма борылды:
– Әйдә, улым, зур әниең белән әниең мәмиләр пешереп безне өйдә көтәләр. Кайтыйк... – дип оныгымны җитәкләп чыгып китте.
Юл буе бер сорау миемне бораулады: “Ник безнең балалар шундый?” Бала чакларында сабыйлар янында эшләвем яшәртә мине, картаерга вакыт юк, дип кабатлый идем...
Тимерҗан тәүлекләр буе юлда, эштә булды. Балаларның үскәнен дә күрмәде. Ике бала да җитеш тормышта үсте. Иң матур кием аларда булды. Шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыттылар. Теләгән ризыкларын ашап, сәламәт балалар үстердек. Тәннәре сәламәт булу ярты гына бәхет икән ул. Рухлары сәламәт түгел. Кызымда да шул бәла. Институтның соңгы курсында укыганда бай шәһәр егетенә кияүгә чыкты. Кияүнең әтиләре – иномарка, без фатир алып бирдек. Акча яраталар. Теге як бирсә, кыз безне дә “сава”. Әтиләре кушылып алган соңгы машинаны тагын яңартырга уйлаганнар. Фатир өстенә шәһәр яныннан зур өй төзегәндә алган кредитларын әлегә кадәр без түләдек. Тагын бурычларын түләргә безне кысмакчылар. Тимерҗанга сүз башласам, ул кире сүз әйтми инде. Аның бар белгәне: “Балалар кыенлык күрмәсен!” Соңгы елларда аның да йөрәге “шаяра” башлады. Әле шифаханәдә. Борчу кирәкмәс.
Эшкә килеп, авыруларны кабул итә башларга өлгермәдем, яңа чакыруга чыгарга кирәк булды. Наратлыда яшәгән эчкече хатынның баласын вакытлыча приютка урнаштыруга, ә эчкечелеккә бирелгән ананы дәвалануга озатуга документлар әзерләнә башланган иде. Үземнең участоктагы өч яшьлек Назгөл әле дә күз алдымда. Өс-башы пычрак, чәчләре тузган, бите юылмаган бала. Әти кешенең кем икәнен дә белми. Ана кеше көн дә төрле ир белән очраша. Бала караусыз хәлдә көн күрә.
Рәшәткәләре – бер якка, капкасы икенче якка ауган йорт алдына килеп туктадык. Без, комиссия әгъзалары, саклык белән эчкә үттек. Көздән биек булып үсеп калган куралар җил искәндә кыштыр-кыштыр килеп күңелсез, шомлы өн чыгарып утыра. Бикләү түгел, ярымачык торган ишекне ачып, өйгә атлыйбыз. Идән аяк киемен салып йөри торган түгел.
Өй эчендәге шакшы искә укшыта, кайчандыр акшарланган мичнең акбуры купшаклап, алалы-колалыга әйләнгән. Караңгы. Салкын. Миңлегөл тагын эчкән. Түрдәге каткан диванда аунап ята. Изүе ачык. Хәлне аңларлык түгел. Полициянең участок инспекторы суыткычны ачып карады.
– Буп-буш... – диде.
Янгын күзәтчелеге инспекторы мич диварындагы ярыкларны санады, диварлардагы, түшәмдәге инде актан сорыга әйләнгән, тузган электр­үткәргечләрне карады.
– Ул-бу булса, гөлт итеп кенә калачак!
Һәр хезмәт белгече папкаларыннан тиешле документларын чыгарып яза башладылар.
– Миңлегөл, тагын эчтеңмени? Кайда эчтең? Балаңны ашаттыңмы?
Хатын дәшмәде.
Өй уртасындагы өстәлдә пычрак клеенка өстендә тезелеп торган буш консерва банкалары, юылмаган калаклар, биш стакан, ике кисәк икмәк, идәндә аунаган буш шешәләр, тәмәке төпчекләре, тулган бала чүлмәге күземә чалынды.
Мич артыннан лып-лып басып Назгөл чыкты да, аптырап күзләрен безгә төбәде.
Аякларына ике төрле носки, бер кат колготки, өстенә кызыл свитер кигән. Ятимлек йөзенә языл­ган. Кулында ипи катысы.
– Назгөл, исәнме? – дип кул суздым. Сумка кесәсеннән чыгарып кәнфит, вафли бирдем. Мине таный Назгөл. Килде. Алды. Баланы башта сөйдем, аннары карадым. Саулык ягыннан сүз әйтер җире юк.
– Бүген ашадыңмы, Назгөл?
Кыз аптырап карап тора.
– Нәрсә ашадың бүген, балам?
Бала, “Әйе” дигәнне белдереп башын какты. Аннары өстәл өстендәге калай банкаларга күрсәтте. Үрмәләп авыр утыргычка менеп консерва савытларын шалтыратты.
Без баланың калдыклар белән туенганын аңладык.
Хатынны уята башладык. Яхшылап әйтүгә бер төрле дә реакциясе булмагач, йомшак кына төрткәләп алдык. Хатын, ыңгырашып кына куйды:
– Ы-ы-ы-һһһ...
Шул вакыт Назгөл әнисенә кагылганны аңлап алды да, ялт итеп ул яткан диванга үрмәләде. Кат­кан одеал чите белән исерек ананың изүен кап­лады да, битеннән сыйпап, үбеп алды, иңбашыннан яратып иркәли башлады.
– Әннә әйбәт... Әннә әйбәт, – дип кабатлады.
Айныр-айнымас Миңлегөл, Назгөлне кочагына алып, башыннан капланып ятты...

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас