

Шәһәрдә иртәнге автобусларда йөрмәгән кеше бәхетле инде ул. Андгы йөзләрнең күбесе - кичә сугыш башланган да, бүген әсиргә төшкән кешеләрнеке. Яшьләр - чукрак һәм телсез, өлкәннәр...
Хәзер алар турында.
Беркөн Иглин-Уфа автобусына утырдым. Урын юк иде, почмакка кысылдым. Төшәсе тукталышка килеп җитәрәк кузгала башларга дип торганда, күрәм, автобус артыннан халыкны ерып, кычкыра-кычкыра бер хатын килә.
- Бу безнең автобус, нишләп шәһәрнекеләр монда утыра, башка автобус юкмы әллә сезгә? Иглин автобусы булмаса нишләр идегез икән, - тагын әллә ниләр дип җикеренә бу.
Автобус зур түгел, халык кая тайпылырга да белми.
Бер тукталышта төштек бу ханым белән. Автобустан чыкканда абынып китте дә, минем кулга тотынып калды. Шунда бераз сөйләшеп алдык. Минем сорау аның иртән иртүк шундый начар кәеф таратып йөрүе турында иде.
- Мин махсус Иглиндә үк автобус артындагы урынга утырам. Чыга башласаң, терсәк ярдәмгә килә. Шунда бөтен ачуымны калдырам - кичә сыер кайтмаганны, ир "салган"ны, күршене күрә алмаганны... Барсы да шунда кала. Менә хәзер көн буена яхшы кәефтә мин. Иртәгәсен күз күрер!
Менә сиңа мә!
Ә сез автобусларда нинди хәлләргә очраганыгыз бар, дуслар?
Фото: социаль челтәрдән.