+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 Сентября 2025, 15:15

Тәти кызларга ышанмагыз, егетләр!

Октябрьский шәһәрендә яшәүче ир-егет җиңел холыклы кызлар белән очрашырга теләгән. Үз дигәненә ирешү өчен ул кызга 5 мең сум акча күчерүдән башлаган һәм... 1 миллион 700 мең белән туктаган.

Тәти кызларга ышанмагыз, егетләр!Тәти кызларга ышанмагыз, егетләр!
Тәти кызларга ышанмагыз, егетләр!

Октябрьский шәһәре полициясенә мошенниклык турында гариза белән бер кеше мөрәҗәгать иткән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең беренчел мәгълүматлары буенча, егет башка шәһәрдә булган. Бераз күңел ачарга теләп, ул Интернетта җиңел холыклы кызлар тәкъдим итүче сайт эзли башлаган. Озак та үтми 28 яшьлек ир үзенә туры килә торган кызны сайлаган һәм аның белән аралаша башлаган. Очрашу турында килешкәч, хатын хезмәтләр өчен акча күчерүне таләп иткән, ә соңыннан «страховка»ны күчерүне сораган.

Ханым очрашканда бу акчаны кире кайтарачагына ышандырган. Кызга ышанып, егет башта - 5 мең сум, ә аннары тагын 30 мең сум күчергән. Соңрак аңа әлеге түләү килеп җитмәгән, дигән хәбәр килгән һәм түләүне кабатлауны таләп иткәннәр, ләкин бер тапкыр гына түгел.


Берничә көннән гариза бирүчегә билгесез номердан шалтырату килгән. Абонент тупас тавыш белән егетнең алдакчы булуын һәм аларның кассасын блокларга тырышуын хәбәр иткән. Мәсьәләне хәл итү өчен җинаятьче 60 мең сум күчерүне таләп иткән, ә аннары тагын 240 мең.

Әмма аның таләпләре моның белән генә тәмамланмаган. Алда күчергән акчасы тулы күләмдә кире кайтсын өчен аңа яңадан 240 мең сум күчерергә кирәк булган. Шул рәвешле ир төрле сылтаулар һәм аферистлар ягыннан янаулар астында үзенең 1 млн 700 мең сум тирәсе акчасын югалткан.

Тәти кызларга ышанмагыз, егетләр!

 

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас