+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 Сентября 2025, 05:16

Геолог осталыгы

Кыен шартларда да һөнәренә тугры калган белгеч турында хатирә

Геолог осталыгыГеолог осталыгы
Геолог осталыгы

Бу вакыйгалар еракта, 90нчы еллар башында калды. Илдә финанс кризисы башланган чор. Нефть тармагында заказчылар подрядчыларга эш хакын вакытында түләмәде, бурычлар җыела барды, бораулау цехларында эшчеләр айлар буе хезмәт хакы алмады. Скважина тишелә, әмма геофизик эшләр өчен акча табылмагач, эксплуатацион колонна төшерү белән генә чикләнделәр.

Геофизиклар түләүсез эшләми, аларны аңлап була. Әмма компромисс таптылар: башкарган эш юкка чыкмасын өчен бораулаучыларга һәм геологларга аванслар бирелде. Шулай итеп, ачык шахта буенча электр-геофизик эшләр башкарырга рөхсәт ителде, чөнки нефть катламнарының чагыштырмача туенуын нәкъ менә шул ысул ярдәмендә генә төгәл ачыкларга мөмкин.

Шушы катлаулы чорда безгә яңа проект тапшырылды: скважинадан керн алу, ягъни җир куеныннан нефтьле комташ үрнәге күтәрү. Күпләр нефтьнең ничек чыгарылуын аңлый, ләкин бораулау процессын күз алдына да китерми. Ә керн – ул чын мәгънәсендә “җирнең йөрәк кисәге”, аны табу һәм тиешле итеп чыгару өчен зур төгәллек һәм тәҗрибә таләп ителә.

Гадәттә, керн алу урыны геофизик тикшеренүләр нәтиҗәсендә төгәл билгеләнә. Ләкин акча булмау сәбәпле, геофизик тикшеренүләр үткәрелмәде. Ә скважина инде кирәкле тирәнлеккә якынлаша. “Өстән” рөхсәт килмәгәч, җавап­лылыкны кемдер үз өстенә алырга тиеш. Ул вакытта бу бурыч геологларга йөкләтелде.

Безнең геологлар ике төркемгә бүленә иде. Бер төркем вахтада, бораулау поселогында, анда ашханә эшли, эшчеләр уңайлы шартларда яши – “чиста” төркем. Ә икенче төркем “пычрак” урында: авыр шартларда, эшчеләр нефтькә баткан, кайчак ашарга да юк. Мин дә шул икенче төркемдә калдым. Безгә еш кына өстәмә бурычлар йөкләтелә иде: промысл тикшеренүләрен үткәрү, геофизик нәтиҗәләр буенча беренчел бәяләмәләр ясау. Бер яктан, өстәмә эш булса, икенче яктан үзебезгә дәрт, канәгатьлек китерә. Безнең нәтиҗәләр еш кына бер тәүлеккә иртәрәк әзер була һәм идарә өчен зур отыш китерә иде.

Бер көнне төшке аш вакытында “чиста” төркемнән Валерий Ерван­дович яныма утырды да, сүзсез генә ашаганнан соң, кинәт сорап куйды:
– Сводканы укыдыңмы?
– Укыдым.
– Ничек уйлыйсың, мәсьәләне
ничек хәл итәргә? Безнең вахтада нефтьле керн ала белүче бер генә геолог та юк.
– Механик каротаж ярдәмендә керн урынын билгеләргә кирәк.

Шулай итеп, җаваплылык минем җилкәгә ятты. Бу эшне “башың китәрлек авыр бурыч” дип тә әйтеп булыр иде. Ләкин мин курыкмадым. Элегрәк разведка бораулавында механик каротаж белән эшләгәнем булды. Әмма бу юлы хәл башкачарак иде: минем кулымда бер генә прибор да юк, бары тик дәфтәр, каләм, акбур һәм игътибарлы бораулаучылар.

Шулай да башладык. Скважина янында дәфтәрдә диаграмма төзедем – ЭКГ сызыгы кебек. Һәр метрны, һәр секундны күзәтеп, механик каротаж алып бардым. Күрдем: гамма-каротаж күрсәткечләре белән механик каротаж искиткеч туры килә. Бу безгә көч бирде.

Ниһаять, скважина кирәкле тирән­леккә җитте. “Недра” дигән махсус коралны төшердек, монысы керн алучы снаряд. Ком катламын сак кына тишеп чыктык. Һәм менә озак көтелгән мизгел: снарядны тартып чыгардылар, эшчеләр аны ачты. Керн бар! Һәм ул тулысынча нефть белән туенган. 100 процент!

Бу – бәхет эше генә түгел, ә еллар дәвамында тупланган тәҗрибә, төгәл исәпләүләр һәм бөтен коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.

Күп еллар узды. Мин инде башка подразделениедә эшләдем. Әмма коллегалар белән кайда гына очрашсак та, бу вакыйга искә төшә иде. Алар аны “иң кыйммәтле табыш” дип бәяли. Минем өчен исә бу тарих – хезмәттәшлекнең, һөнәри осталык­ның бер мисалы булып калды.

Иң мөһиме – һөнәргә тугрылык һәм үз-үзеңә ышаныч.

Рәүзәт Минһаҗев.
Уфа шәһәре.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас