

"Үз-үзеңә кул салу турындагы уйны һич тә башка китерергә ярамый. Күңелгә кердеме, шул адымга басарга этәрә башлаячаклар. Шаярырга да ярамый ул турында. Бу темага чыннан булган бер хәлне укыдым.
Бер ир-атлар компаниясе җыелышып, эчеп, күңел ачып утыра. Шунда боларга бер уй килә - ничек була икән ул үз-үзеңә кул салу? Нинди хисләр кичерә икән муенына элмәк элгән кеше? Эксперимент эшләп карарга булалар. Бау табып, түшәмгә бәйлиләр, элмәк ясап куялар. Урындык куялар, һәм чиратлап һәрберсе башын элмәккә тыгып карарга булалар. Әлбәттә, шаяртып кына, берсе дә чынлап торып асылынырга җыенмый. Иң кыюы беренче булып менеп баса урындыкка, башын элмәккә тыгып куя. Иптәшләре янында тора, эш план буенча бармаса, ярдәм итәчәкләр, имеш. Шаяралар, көлешәләр, "кызык" ич.
Шунда элмәктәге ирнең кинәт кенә аягы тайпылып китә, урындык ава, бичара чынлап та бауда асылынып кала. Иптәшләре моны тиз генә элмәктән алып, ярдәм күрсәтергә тотыналар. Көч-хәл белән аңына китерәләр. Куркуга калып, шундук айный барысы да. Сорыйлар моңардан, ничек алай булды, тыныч кына басып тора идең бит, ник кисәк кенә авып киттең?
Теге кеше сөйли:
- Башны элмәккә тыккач, күзгә әллә нәрсә күренде. Ниндидер бер куркыныч, йонлач, озын тырнаклы, утлы факел тоткан кул пәйдә булды да шул ут белән йөземә төртте.
Кешенең битенә ут яки башка нәрсә белән һөҗүм итсәң, кеше нишли? Дөрес, инстинктив рәвештә артка чигенә.
- Уттан куркып, артка таба атладым һәм урындыктан егылып төштем. Калгагын хәтерләмим, - ди ул.
Тегеләрнең коты оча, чәчләре үрә тора. Тизрәк өйләренә таралышалар. Һәм бүтән беркайчан да шундый хәтәр итеп шаярырга батырчылык итмиләр.
Әгәр шунда иптәшләре ярдәм итәргә өлгермәсәләр, башы бетәсе булган җүләрнең".
Фото: bashinform.ru