+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 сентябрь 2025, 13:46

Ялгыз йорт

Исән чакта якыннарыбызның кадерен белик

Кеше гомер буе нәрсәдер көтеп яши. Һәр көнне Аллаһны искә алып, Аллаһ боерса киләсе елга диңгез буена ял итәргә барам, Аллаһ боерса, бу күлмәк белән туфлине киеп йөри башлармын, ди. Айлар үтә, ел үтә, диңгез буенда ял итү бары тик планнарда гына кала, күлмәк белән туфли шкафта тузан җыеп ята... Ни өчен кеше шулай корылган? Ни өчен без гомернең кадерен белми яшибез? Эшне, планнарны иртәгәсе көнгә калдырып, киләчәктә җир җимертеп яшәрбез дип көтәбез. Бүген үтеп барган көннең ямен дә сизмичә, “киләчәк” дип дөнья куабыз. Җәй җитсә, кышны көтәбез. Иртән кич җиткәнне көтәбез. Мәктәптә укыганда тизрәк университет ишекләрен ачарга кабаланабыз, вузда укыганда кайчан инде эшкә урнашам, дип көтеп, эшкә кергәч, тагы да нидер көтү башлана. Унсигез, егерме биш, утыз яшьләр бер көн кебек үткән дә киткән. Вакытның, балачакта урамда уйнаганнан соң сусап кереп су эчкән кебек, тәмен белеп яшәргә кирәк, иртәгә нәрсә булырын беркем белми. Әллә ниләр көтә-көтә тормыш дигәне ахыргы ноктага якынлаша.

Әнкәй...
Өй түрендә иске бер шкаф тора, шуны ачсаң – төйнәлеп куел­ган яулыклар, сабыннар. Шкаф­ның икенче ягында матур-матур күлмәкләр эленеп тора. “Әнкәй, нишләп бу күлмәкләреңне киеп, яулык­ларыңны бәйләп йөрми­сең?” “Торсыннар әйдә, берәр кирәге чыгар әле”, – дип әйтә иде әнкәем. Кирәге чыкты, әнкәй үлгәч, барлык яулыклар, сабыннар хәер итеп таратылды.

Күлмәкләрен, кемгә ярый, шул үзенә алды. Яшь килеш 6 бала белән ялгыз калгангамы, әнкәй бар нәрсәне җыеп, саклап тотарга тырышып, гел запас булырга тиеш дип яшәде. Шулка­дәр үзен чикләп, әнкәй алты баласын да аякка бастырып, кеше итте. Балаларын үстергәч тә аның запас җыю гадәте юкка чыкмады. Үзенә карата бар нәрсәгә дә иртәгә, соңыннан диде. “Әнкәй, ял ит әзрәк, бәрәңгене дә, кишерне дә сатып та алып була”, — дигәнгә, ул усал итеп карап кына куя да, алга таба эшен дәвам итә иде.

Картәти 48 яшендә йөрәк авыруыннан үлеп киткән. Әнкәй хатын-кыз, ир-ат эшен дә үзе башкарган. Ат белән малларга печән ташып, кирәк булганда утын да яра идем дип сөйли иде ул. Алты баланы аякка бастырырга кирәк, дип яши ул. Минем аның тормышка зарланганын ишет­кәнем булмады.

Әнкәй ел да апрель ае җитү белән 50 каз, 50 үрдәк бәбкәләре алып, җәй буе базда калган бәрәңгене ашатып үстерә иде. Көз җиткәч, әнкәй бөтен балаларын, оныкларын җыеп, иртәдән кичкә кадәр үскән кошларны эшкәртү белән шөгыль­ләнә идек. Иң күңеллесе — кич җиткәч бөтен өмәчеләрне җыеп кунак итү. Җәй буе җиләк-җимеш җыеп, бәрәңге утап, кышкылыкка җитәрлек ризык хәстәрләү уе белән яшәде минем әнкәй.

Әле ирем белән 3 балабызны үстерәбез һәм мин уйлана башладым, әнкәй ялгызы 6 баланы аякка бастырган. Ничек берүзе башкарып чыга алды икән? Безне кагып-сугып үстермәде ул. Кайдан аңарда шулкадәр сабырлык бул­ган? “Депрессиягә” бирелмәгән. Әнкәемнең ныклы рухлы кеше икәнлеген үзем әни булгач кына аңладым...

Әти...
Әтием гомер буе алдагы елда, киләсе елда дип яшәде. Бөтен көчен, сәламәтлеген эшкә бирде. Үзенә беркайчан да вакыты булмады.

“Әти, әйдә, бер атна булса да бездә яшәп кайт”, — дигәнгә, ул: “Киләсе елга әбизәтелнә”, ди иде. Әллә безгә комачаулыйм дип уйлаган, әллә чыннан да вакыты булмадымы икән?
“Миңа булганы җитә, миңа бер нәрсә дә кирәкми, балалар гына исән йөрсен”, — дип әйтергә яратучы кеше иде әти.

Әти таза гәүдәле, озын буйлы иде. Әтисез калырмын дип беркайчан да уйлаганым булмады. Ул гомер буена минем янда, мине яклап, саклап йөртүче булыр дип уйлый идем, тик барысы да без уйлаганча һәм теләгәнчә килеп чыкмый шул...

Беркайчан да әтигә: “Әти, мин сине яратам!” – дип, үзен кочаклап алганым булмады. Әти бит мәңгелек, кочаклармын әле, дип йөрдем. Кешегә “янып-сүнәргә” күп вакыт кирәкми. Балкып яшәгән әти бер атна эчендә “сүнде”. Ул якты дөньядан киткәч, безнең нигез йортта тавыш-тын бетте, иртәдән анда үз-үзенә сөйләнеп беркем дә тракторын көйләми, кош-кортлар да азык эзләп тегендә-монда чапмый, арткы абзарда ат кешнәве дә ишетелми. Әти күп мал, кош-корт асрый иде. Ул үлгәч, алар барысы да сатылды. Өйне бикләп китим дигәндә, эт белән песи күзгә туп-туры карап утыралар, телләре булса: “Без акча китермәгәч, кирәкмибезме сиңа?!” – дип әйтерләр иде. Аларын күршеләр үз итте. Шуларга карап, йортның, бар дөньяның те­рә­ге булып әти торганын аңла­дым...

Нигез йортның ялгыз торуына җиде ел була. Анда бер тавыш та ишетелми, кайтсаң да, беркем дә каршы алмый. Тузан кунган чәйнекне юып аласың да, кайнатырга куеп, тышта нинди үзгәреш­ләр барлыгын карарга чыгып китәсең. Алга киткән үзгә­решләр юк. Буш абзарларны урап чыгып, күтәрмәгә килеп утырам да, уйларым белән балачакка кайтам. Әнкәйгә ияреп әрәмәдә бозауларны эзләп йөргәнне, әти белән урман-кырларны карап йөрүләрне искә алып, моңсу­ланам... Авыр әти-әнисез, йортның яме юк.

Үзебез елына бер нигез йортта җыелышабыз. Әнкәй чебеш карарга чыккан, әти печән чабарга киткән кебек кенә тоела. Аларның безнең арадан мәңгелеккә китүенә әле һаман ышанырлык түгел.

Әти-әниләр, әби-бабайлар бе­лән үткәргән һәрбер минутның кадерен белеп яшәргә кирәк икән ул. Үткәннәрне кайтарырга безнең хәлдән килми. Бүгенге көннең ямен күреп, тәмен белеп яшик.

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

Читайте нас