+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 сентябрь 2025, 08:40

"Тәрәзә төбеннән төенчек таптык"

"Аның эчендә өч энә, элеккеге биш тиен акча һәм кечкенә каурыйлар иде".

"Тәрәзә төбеннән төенчек таптык""Тәрәзә төбеннән төенчек таптык"
"Тәрәзә төбеннән төенчек таптык"

"Бер дустыма күптән инде, 20 еллап узгандыр, тәрәзәләрен алмаштырырга булышкан идем. Ул квартир сатып алган вакыт. Өендә ремонт бара. Рамнарны салдырдык, чират тәрәзә төбенә җитте. Вата җимерә аны да сүттек. Менә шул тәрәзә төбен салдыргач бер төенчек чыкты. Папирусный кәгазьгә төйнәлгән иде ул. Без аны ачып карарга булдык. Ә аның эчендә өч энә, элеккеге биш тиен акча һәм кечкенә каурыйлар. Төенчек кызыл җеп белән уралган иде. Шунда бер ремонт ясаучы безгә әйтте, янәсе бу бозык ясалган әйбер дип. Без көлдек инде моннан. Анысы сезнең эшегез мин кулга тотмыйм андый әйберне диде. Мондый әйбергә ышанмыйбыз без дидек тә шунда балконда яндырдык.

Менә шуннан соң башланды хәлләр. То тәрәзә пыяласы ватыла, то баскычтан егылып төшәләр обой сылаганда. Талашып беттек бер беребез белән. Ярар көне шундый булгандыр инде дидек. Икенче көнне килдек ничектер эч поша эш бармый. Теге безгә тимәскә кушкан урыс мужигы теләсә нишләгез мин хәзер бер әбине алып киләм монда дип китте.

Ну килде бу теге әби белән. Әби святой су алып килгән. Безнең кулларны шуның белән юды да укый башлады нәрсәдер. Аннары теге без яндырган әйберне себереп алып пакетка салып алып китте. Соңрак чиркәүдән батюшка белән килеп үзләренчә квартирны чистарттылар. Минем квартир сатып алган дустыма, синең бәхетең әле ярый синең эчеңә кереп урнашмады бу диде. Ә соңрак ремонт ясау дәверендә без анда күршеләрдән монда кемнәр яшәвен сораштырдык. Алар бу квартирда яшәгән гаиләнең ир затлары бер бер артлы яшьли үлеп беткәннәрен әйттеләр. Әниләренең акылдан язганын әйттеләр. Менә шунда инде без теге урыс мужигына рәхмәтләрне укыдык. Юкса без дә күптән бу дөнья белән хушлашкан булыр идек инде".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас