+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 октябрь 2025, 05:50

"Сбербанк"та фаҗига

30 сентябрь иртәсендә «Сбербанк» филиалы җитәкчесе үтерелгән. Шушында хезмәт салучы ир, үзен эштән чыгарырга җыенуларын белгәч, начальнигыннан шул рәвешле үч алган.

"Сбербанк"та фаҗига"Сбербанк"та фаҗига
"Сбербанк"та фаҗига

Кичә полициягә Мәскәүнең Даниловский районында пычак белән яраланган хатын-кыз гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә. Урынга килгән полиция һәм "Росгвардия" хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелүчене - һәлак булучының хезмәттәшен тоткарлаган.

40 яшьлек Константин Топоров үтерүгә алдан әзерләнгән: үзе белән гади кухня пычагын эшкә алып килгән. Анда ул үзенең җитәкчесенә кимендә ике тапкыр пычак белән кадаган. Наталья алган яралардан шул урында үлгән. Аңа да тиздән 40 яшь туласы булган.

Үтерүче аны эштә җәберләүләрен белдергән, янәсе, законсыз рәвештә дүрт дисциплинар җәза салганнар, ә хезмәттәшләре һәм җитәкчеләр аны даими мыскыл иткәннәр.

Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты кылынган эшнең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый.

Фото: лента.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас