+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 Октября 2025, 07:45

Каза күргән гаиләдән 4 миллион таләп итәләр

Төркиянең Аланья шәһәрендә Башкортстан туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә тарыган.

Каза күргән гаиләдән 4 миллион таләп итәләрКаза күргән гаиләдән 4 миллион таләп итәләр
Каза күргән гаиләдән 4 миллион таләп итәләр

«Мой Башкортостан» порталы хәбәр иткәнчә, Русия туристларын йөртүче автобус башка маршрутка белән бәрелешкән.


Башкортстаннан гаилә башлыгы җитди җәрәхәтләр алган. Якыннары әйтүенчә, аның 6 кабыргасы сынган, үпкәләре, башы һәм талагы җәрәхәтләнгән. Ир белән бергә дәваханәдә хатыны ята. Гаиләне кунакханәдән чыгарганнар, әмма Төркиядә яшәүче бер русияле аларның кызын сыендырган.

Бүген Аланьядагы шәхси клиника Башкортстан туристларыннан күрсәтелгән медицина хезмәтләре өчен 4 млн сумнан артык акча таләп итә. Зыян күрүчеләр әлеге мәсьәләне җайга салуда Төркия ягыннан ярдәмгә өметләнә. Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр министрлыгында документлар дипломатик органнарга җибәрелгән дип шәрехләделәр. Зыян күргән гаиләгә рекомендацияләр бирелгән инде.

«1 октябрьгә булган хәл буенча консуллыкка мөрәҗәгать әле каралуда", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Нефтекама туристларының туганнары хәйрия акчасы җыюны башлап җибәргән.

"Авария вакытында дәүләт клиникасында урын булмаган. Алар барлык зыян күрүчеләрне дә кабул итә алмаган. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм аларны операция бүлмәләре булган шәхси клиникаларга илткән. Тегеләре дә, югалып калмыйча, бәлагә очраган туристлардан акча эшләргә булган. Иминият компаниясе медицина чыгымнарын түләүдән һәм нинди дә булса документларга кул куюдан баш тарта. Ә клиника көн саен акча таләп итә һәм 4 млн сумнан артык түләүне сорый", - дип сөйли туристларның туганы Наталья.

Фото:"Мой Башкортостан"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас