Беренчел мәгълүматлар буенча, Комаров урамында 20 яшьлек кеше «Лада Приора» руле артында җәяүлеләр кичүендә кечкенә балалы 40 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
ДАИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәрелү шулкадәр көчле булган ки, ана ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган. Аның 5 яшьлек кызын дәваханәгә китергәннәр, бала авыр хәлдә. Шаһитлар сүзләренчә, сабый аңында һәм даими рәвештә өлкәннәрдән әнисе турында сорый.
Һәлакәт мизгеле тышкы күзәтү камераларына эләккән, видеоролик шундук социаль челтәрләр һәм мессенджерлар буйлап таралды. Кадрларда «зебра»га кечкенә кызын җитәкләгән хатын чыгуы күренә. Бер-ике мизгелдән соң каяндыр «Приора» килеп чыга һәм җәяүлеләргә бәрелә. Бәрелүдән соң җиңел машина юлдан очып чыгып, юл читендәге кибет витринасына килеп чәкәлгән.
Водитель айнык булган.
Фото: "Госавтоинспекция РБ"