

Гражданнар таныш булмаган кешеләргә ышануын дәвам итә.
Инвестицион мошенниклык корбаннарының берсе - Уфадан 55 яшьлек ханым. Мессенджерда хатын-кызга үзен «брокер» дип таныштырган билгесез кеше язган. Әңгәмәдәшенең өстәмә хезмәт хакы турындагы тәкъдиме белән кызыксынып, зыян күрүче ике ай дәвамында дивидендлар алу өчен акча керткән. Әмма эшләп тапкан акчаларын чыгара алмагач, ул мошенниклар белән элемтәгә керүен аңлаган. Китерелгән зыян суммасы 2 миллион сум тәшкил иткән.
Белорет районында яшәүче ике хатын шундый ук хәлгә юлыккан. 23 яшьлек кыз ялган инвесторларга керем алу сылтавы белән 2,5 миллион сумнан артык акча биргән. 68 яшьлек пенсионер хатын кредитка алынган 675 мең сумнан артык акчасын югалткан.
Фото: башинформ