Уфаның Карл Маркс урамы үзендә тамырлары белән төпкел гасырларга барып тоташкан бай тарихны саклый. Аның аерым участоклардан тарихи һәйкәлләргә кадәр юлы кызыклы фактлар белән тулы. XIX гасырның беренче яртысында хәзерге Карл Маркс урамы территориясендә берничә аерым участок урнашкан булган, алар соңрак Александров урамы исеме астында берләшкән.
Урамга нигез салу датасы булып 1824 елның 18 сентябре санала, ул вакытта патша Александр I Изге Александр Невский чиркәвенең беренче нигез ташын салган. Италия архитекторы Луи Висконти проекты буенча классицизм стилендә төзелгән чиркәү ул вакыттагы Уфаның иң матур биналарының берсе булган. Кызганычка каршы, чиркәү сакланмаган, аның урынында бүген Профсоюзлар йорты урнашкан.
1918 елда, инкыйлабтан соң, Александр урамына Карл Маркс исеме бирелә. Урам тормышында яңа этап яңа биналар төзелеше белән билгеләнә. Бүген Карл Маркс урамы ─– тарих һәм хәзерге заман берләшкән җанлы шәһәр артериясе. Ул төрле чорлар турында сөйләүче Поносова-Молло, Костерин һәм Черников йортлары, “ЦУМ”, Офицерлар, Меклер йортлары кебек архитектура һәйкәлләрен берләштерә.
Карл Маркс урамындагы Поносова-Молло йорты Уфаның уникаль архитектура һәйкәлләренең берсе санала. Бу хакта “Башкультнаследие” белгечләре сөйләде. Ул –─ шәһәрдә модерн стилендә эшләнгән, барокко һәм ренессанс элементлары булган беренче бина. Ике кат, колонналы баскычлар һәм измәдән сылап ясалган бизәкләре йортны башкалардан аерып тора. Ә борынгы йорт хуҗаларының язмышы кызыклы да, шул ук вакытта фаҗигале дә.
Кайбер мәгълүматлар буенча, 1900 елда Уфа сәүдәгәре Семен Манаев затлы йортны архитектор Константин Гуськов проекты буенча төзи, ә 1908-09 елларда бинаны иң танылган Уфа дворяннарының берсе Елена Поносова-Молло кредитка сатып ала.
Мөгаен, ул бөтен өяздә иң сәер шәхесләрнең берсе булгандыр. Еленаның исеме төрле имеш-мимешләр һәм уйдырмалар белән чолгап алынган. Билгеле булуынча, ул бик яхшы белемле ханым булган, хатын-кызлар гимназиясен (Пушкин урамындагы 3нче гимназия) тәмамлаган. Аның беренче ире Еленадан күпкә өлкәнрәк бай сәүдәгәр һәм җир биләүче Василий Поносов була. 1883 елгы адрес-календарьда Поносов Уфаның 1нче өлешендә яшәүче һәм “шактый зур сәүдә әйләнеше алып баручы” җиде сәүдәгәр исәбендә теркәлгән.
Поносовларның ике улы туа: Василий һәм Владимир. Тиздән гаилә башлыгы агуланудан кинәт вафат була. Ул вакытта иренең үлеменә Елена Александровнаның катнашлыгы булу турында имеш-мимешләр күп йөри, ләкин бу факт исбатланмаган. 27 яшьлек бай тол хатын Елена Поносова үзен бик актив милекче итеп күрсәтә, җитез управляющий яллый, ул аңа бөтен эшләрендә ярдәм итә.
Еленаның икенче ире банкир һәм меценат Солон Ильич Молло, төрек гражданының улы була. Туйга ул хатынына фонтанлы бакча һәм Айвазовский белән Маковский картиналарын бүләк итә. Елена Александровна бу ирен дә ике малай — Борис һәм Евгений белән сөендерә. Ләкин аларның никахы озакка сузылмый, таркала. Солон Ильич чит илгә ашлык сату белән шөгыльләнгән һәм, бервакыт Санкт-Петербургка киткәч, хатыны янына Уфага кайтмаган.
Елена Поносова-Молло “Мадам Бовари” белән ассоциацияләнә. Аның Уфа ирләре белән, аларның социаль статусына карамастан, күпсанлы романнары булган дип санала. Елена иң гүзәл һәм сөйкемле Уфа хатын-кызы дип таныла һәм “шат күңелле тол хатын” дигән абруй казана.
Революциядән соң Еленага үзенең күңелле тормышын ташларга һәм меньшевиклар белән качарга туры килә. Ул Себер аша Польша легионеры Михаил Зданович белән бергә эмиграциягә китәргә тырышып караган. Ләкин, имеш-мимешләргә караганда, портта Британия крейсерына ир Еленаның әйберләре белән берүзе генә утырган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатынны крейсерга кертмәгәннәр. Бәлки, Здановичның үтенече буенча, ә бәлки, диңгез традициясенә иярептер.
Елена кая булган? Беркем дә белми. Ул Гражданнар сугышының коточкыч вакытында Себер һәм Ерак Көнчыгыш киңлекләрендә югалган. Кайбер мәгълүматлар буенча, 30нчы еллар башында ханым Туапседан Уфага Василий янына килгән, анда Картлар йортында яшәгән.
Әйткәндәй, Еленаның балаларының язмышы төрле. Борис 1918 елда большевикларга кушылганнан соң һәлак була. Василийны армия хезмәтеннән соң 1937 елда атып үтерәләр. Бер улы Владимир хәрби хезмәттән соң Харбинга күченә. Анда ул антрополог һөнәрен ала, ә аннары, туган илен калдырып, Австралиягә китә, музейда эшли һәм 1975 елда үлә. Ә менә Англия башкаласына киткән, өйләнгән, ике ул (Джон һәм Эндрю) атасы булган һәм урыс хәрби даны атрибутларының уникаль коллекциясен (аны экспертлар “дөньяда беркайда да булмаган уникаль шәхси җыелма” дип атаган) булдырган Евгений Молло озак һәм бәхетле гомер кичергән.
Евгенийның балалары, ягъни Еленаның оныклары, уңышлы булган һәм бөтен дөньяга танылган. Аларның өлкәне Джон Молло хәрби униформа турында берничә китап бастырган, “Звездные войны”, “Чужой” кебек культ кинотасмаларын булдыруда катнашкан, иң яхшы костюм дизайны өчен ике тапкыр дәрәҗәле “Оскар” кинопремиясен алган. Джонның энесе, униформа буенча белгеч-консультант Эндрю Молло Франциядә яши һәм күп кенә фильмнар өчен костюмнар буенча рәссам буларак билгеле. Ул 2010 елда хәтта Уфага да килде, картәнисенең йортына керде, Елена Поносова укыган легендар 3нче гимназиядә булды.
“Мин һәрвакыт ата-бабаларымның туган җирендә булырга хыялландым, мине шәһәр үзәгендә әлегә кадәр агач йортлар торуы гаҗәпләндерде”, –─ дип белдерде Эндрю Молло журналистлар белән әңгәмәсендә.
Популяр йортның алга таба тарихы да кызыклы. Мемориаль тактаташта язылуынча, бу йортка 1919 елда Василий Чапаев килгән. Бинада, шулай ук, 25нче укчылар дивизиясе штабы урнашкан. 1920-36 елларда йортта Октябрь революциясе музее булдырылган, ә аннары ул галимнәр йортына әйләнгән. 1980 елда архитектор Р. Сәлимов планы нигезендә йорт реставрацияләнә. Бу максатларга ил бюджетыннан 17 миллион сум акча бүленгән.
2007 елда Башкортстанның Русия составына керүенә 450 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында бина реставрацияләнде һәм Уфа фәнни үзәгенең Археология һәм этнография музеена тапшырылды. Поносова-Молло йорты бүген шәһәрнең истәлекле урыны булып санала. Археология һәм этнография музее –─ Русиядә фәнни экспедицияләр вакытында җыелган иң зур археологик, этнографик һәм антропологик коллекцияләрне саклау урыннарының берсе. Анда Көньяк Уралның борынгы һәм урта гасыр тарихының барлык чорлары буенча бай тупланмалар, шул исәптән Филипп курганнарының атаклы “сармат алтыны” коллекциясе тупланган.
Бу музей-йортта булмаган бөтен кешегә без аны барып карарга киңәш итәбез.