Әфлинур 1938 елда дөньяга килә. Әти-әнисе — гади колхозчылар. Хуҗалык яңа гына оешкан булса да, колхозчыларга җыеп алынган уңыштан мул гына өлеш чыгарырга тырыша иде.
Тормыш шулай матур гына барганда, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана.
Әфлинурның әтисен сугышның беренче көннәреннән үк фронтка озаталар. Әнисе өч баласы белән кала. Олы улына 9 яшь булса, кече улына нибары 3 кенә яшь. Әфлинур әтисен бөтенләй хәтерләми дә диярлек.
Аның сабый чагы, барлык сугыш чоры балаларыныкы кебек, бик авырлык белән үтә. Ашарга икмәк, кияргә кием юк. Ә яшәргә кирәк. Ярый әле язын колхозның көздән бәрәңге алган җиреннән кәлҗемә җыялар да, аның көлчәсен пешереп, тамак туйдыралар. Ә җәйләрен җан асрау өчен яланда һәм урманда үскән үләннәр ярдәм итә.
Әфлинурга 6 яшьләр чамасы булгандыр, беркөнне ул күрше малае белән кәлҗемә җыярга бара. Шулчак аның көрәге җиргә күмелгән, черемәгән бәрәңгеләргә тап була. Балалар өйләренә кайтып, абыйларын алып килә. Тик, теге урынны тиз генә таба алмыйлар. Бик тырышып, озак эзләгәннән соң гына килеп табалар. Ике күршегә берәр чиләк бәрәңге чыга. Аны шатланып алып кайталар. Шулай балаларның бер-ике көнгә тамаклары туя.
Язгы көннәрнең берсендә әниләре нык кына авырып китә. Тышта суык, өйдә дә шул ук хәл. Мичкә салам ягалар ягуын. Аның җылысы тиз бетә. Әниләренең эшкә чыкмаганын белеп, ишекне ачык калдырып, колхоз рәисе килеп керә. Ул, ай-ваена карамыйча, чирләп яткан хатынны якасыннан эләктереп, үзе белән алып чыгып китә. Әлбәттә, чирле килеш салкын амбарда ашлык агулаганда әниләренең хәле тагын да авырлаша һәм ул аңын югалтып егыла. Бик озак савыга ул. Әниләре авырып ятканда азык табу мәшәкате, әлбәттә, Әфлинурга һәм аның абыйсына төшә.
Бу михнәтле еллар артта кала. Әфлинур җиденче сыйныфны тәмамлый. Уку аңа җиңел бирелми. Шулай да таныклык ала. Армиягә киткәнче колхозда төрле эшләрдә йөри. Ә инде хезмәттән кайткач, Бәләбәйдә механизаторлар әзерләү курсларын тәмамлый һәм колхозда тракторчы булып урнаша.
Әфлинурда оештыру сәләте көчле була. Ул тракторда эшләгән чорда үзенә аерым бригада оештырып, колхозда күп эшләрне вакытыннан алда башкарып, алдынгылар сафына баса. Күп тә үтми Әфлинурны парторг итеп үрләтәләр. Берничә ел эшләү дәверендә үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгерә ул. Ә инде колхоз рәисе хаклы ялга киткәч, аның урынына Әфлинурны тәгаенлиләр.
Шул елларда мәктәпкә директор итеп Әфлинурның яшьлек дусты Таһирны куялар. Үз эшен җиренә җиткереп башкарса да, Таһир аракы белән дус була. Бер сабантуйдан соң елга буенда бәйрәм итеп утырганда Әфлинур үзенең югары белем алырга теләге булуын белдерә. Тик аның аттестаты юклыгы гына комачаулый. Ә Таһир шунда бу проблеманы хәл итеп булачагына ышандыра. Әйткән сүз – аткан ук. Икенче көнне баш төзәтеп утырганда Әлфинур инде аттестатлы да була.
Шул ук елда ул авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә укырга керә. Ә сессияләрне колхоз җитештергән ит белән “исәпләшеп” тапшыра. Ниһаять, кулына югары белемле агроном дипломы ала. Колхозга югары белемле һөнәр ияләре эшкә кайта. Тик көнчеллектән Әфлинур аларны күралмас була. Үзенә ялагайланып яраган “белгечләрне” яклый һәм югарырак вазыйфаларга күтәрә. Көндәш итеп күргәннәреннән котылу юлларын эзли. Беренче булып югары белемле, агрономиянең барлык нечкәлекләрен белеп эшләгән Ришатны эштән китәргә мәҗбүр итә. Ә соңыннан терлекчелектә баш зоотехник вазыйфасын башкарган югары белемле Галинурга чират җитә. Аның урынына урта белемле Фризунны куя. Тик анысы бу эшне бер ел да башкара алмый.
Нәтиҗәдә, колхоз таркала. Бу хәлгә колхозда төпле белемле белгечләрне читкә тибү китерә.
Шул ук елларда Әфлинур да хаклы ялга чыга. Ул эшеннән киткәч, элекке ялагай белгечләр янына барып, хәлен дә белми. Урамда очрасалар, сәлам дә бирми үтәләр. Ә ул эшсез калдырган белгечләр, киресенчә, хәлен белеп, күрешеп китә.
Каты авырудан соң бакыйлыкка күчкәч, теге ялагай куштаннар Әфлинурны соңгы юлга озатырга да килми, барлык җирләү мәшәкатьләрен ул көнләшкән белгечләр башкара.
Әфлинур гомер юлын шулай тәмамлады.
Фуат Мусин.