+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 Октября 2025, 08:35

Үсмер телефоннан токка сугылып үлгән

Вакыйга урынына ашыгыч килеп җиткән табиблар да аны коткара алмаган...

Үсмер телефоннан токка сугылып үлгәнҮсмер телефоннан токка сугылып үлгән
Үсмер телефоннан токка сугылып үлгән
Чиләбедә үсмер телефоннан сөйләшкәндә токка сугылудан һәлак була. «Беренче өлкә» порталы хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл Көньяк Урал урамындагы күпкатлы йортта булган.

Билгеле булганча, 16 яшьлек үсмер зарядкада булган телефоннан сөйләшкән һәм токка сугылган. Килгән табиблар укучыны коткара алмаган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Берничә экспертиза билгеләнгән.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында гаджетларның яну сәбәпләрен аңлаттылар. Белгечләр әйтүенчә, ике төп сәбәп бар: батарея дефекты, яки зарарлануы нәтиҗәсендә кыска ялганыш һәм аккумуляторның артык кызуы. Шулай ук, зарядка вакытында гаджетның сафтан чыгу ихтималы да бар.

«Янгын чыкмасын өчен, оригиналь аксессуарларны гына кулланыгыз. Шулай ук гаджетны кояшта һәм җылылык чыганакларында калдырырга ярамый. Мендәр астында яисә караватта зарядкага куймагыз. Артык кызган вакытта кичекмәстән розеткадан тартып алыгыз. Әгәр телефон янып китсә, төтенен суламагыз. Янгын сүндергеч, тыгыз япма яисә металл савыт-саба белән сүндерегез», - диде коткаручылар.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас