+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 октябрь 2025, 12:10

Баласын дүртенче каттан ыргыткан

Уфада бүген иртән 34 яшьлек ир күпфатирлы йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән өч яшьлек кызын ыргыткан...

Баласын дүртенче каттан ыргытканБаласын дүртенче каттан ыргыткан
Баласын дүртенче каттан ыргыткан
Бик авыр хәлдәге кызчыкны медицина учреждениесенә китергәннәр.

Инцидент вакытында әтисе белән кызы фатирда икәү булганнар, әнисе өлкән улы белән башка төбәккә шифаханәгә киткән.

"Вакыйга урынына Орджоникидзе районы прокуроры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Ишмөхәммәтов килде. Прокуратура әлеге хәлнең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый, җаваплы кешеләрнең балигъ булмаганнар турындагы закон таләпләрен үтәвенә, шулай ук ата-аналарның үз бурычларын үтәү буенча гамәлләренә бәя бирәчәк. Нигезләр булганда, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк", - дип шәрехләделәр Прокуратурада.
 
Фотодан күренүенчә, эчкечелек белән мавыккан ир башта фатирдагы җиһазларны атып бәргән, аннары чират кызына җиткән... 

Фото:прокуратура РБ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас