-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 октябрь 2025, 08:25

"Калган балага бу кайгыны ничек кичерергә?"

 Сибайда коточкыч авариядә бер гаилә һәлак булган. 

"Калган балага бу кайгыны ничек кичерергә?"
"Калган балага бу кайгыны ничек кичерергә?"
Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария кичә иртәнге сәгать сигездә Сибайның Загородная урамында булган. 41 яшьлек ир "Шкода Йети" автомашинасы руле артында узып киткәндә юлдаш "Шкода Кодиак" белән бәрелешкән. Бәрелүдән беренче машина каршы як «КамАЗ» астына очып кергән...

Юл-транспорт һәлакәтендә "Шкоды Йети" йөртүчесе һәм аның 40 яшьлек хатыны ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган, аларның 12 яшьлек кызы медицина учреждениесендә үлгән. Авариянең хәл-шартларын хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклый.

Гаиләнең өлкән кызлары калган. Бу хакта социаль челтәрләрдә якыннары яза. Алар баланың рухи халәте өчен борчыла.

"Балага хәзер мондый кайгыны ничек кичерергә. Башыма сыймый. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык һәм көч бир, Ходаем", - дип язган Марина П.

Якташларының күпчелеге үлгәннәр турында яхшы фикердә.

Фото: "ГАИ РБ"

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас